Биографиясе

1934 елның 30 июлендә Алабуга районы Морт авылында туган.

Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң (1957), Л.Я.Карпов исемендәге Менделеев химия заводында: 1972 елдан баш инженер, 1983 елдан директор. 1985 елдан Казан химия-технология институтында.

Э.Касыймовның «Томан аша» (1968), «Һаваларда тургай» (1973), «Чулман – оныклар дәрьясы» (1976) романнары геройларының прототибы.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре нәорганик матдәләр (шул исәптән аеруча чиста матдәләр) технологиясенә карый.

Ярлы фосфоритлардан катлаулы фосфор-калий-магнийлы ашламалар ясау технологиясен, Татарстан җир асты тозлыкларыннан һәм нефть суларыннан йод, бром, натрий гидроксиды һәм натрий карбонаты, поташ һәм микроэлементлар табу технологиясен эшли. Алюминий оксидын (лейкосапфир, рубин, алюмоиттрийлы гранат монокристалларын үстерү өчен чыганак материал) табу ысулын; алюмомагний шпинелен, махсус корыч өслеген электроизоляцион каплам белән каплау өчен тотрыклы магнезий суспензияләрен табу ысулын тәкъдим итә.

Әхмәтов тәкъдим иткән чиста алюминий, бакыр һ.б. төсле металлар җитештерү өчен 10 нан артык флюс составлары ВАЗ һәм КамАЗда, кайбер чит ил предприятиеләрендә гамәлгә кертелә. Күкертнең төрле модификацияләрен һәм аның кушылмаларын җитештерү (Л.Я.Карпов исемендәге Менделеев химия заводында, Березники химия комбинатында һ.б. гамәлгә кертелә), шулай ук барийның органик һәм нәорганик кушылмаларын табуның фәнни нигезләрен эшли. Консервантларның яңа буынын – яшел массаны силослау өчен азык баеткычлары, яшелчә һәм сенажны саклау өчен антиоксидантлар эшләү технологиясен гамәлгә кертә.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Аналитические методы контроля в производстве бариевых и сульфитных солей. М., 1974 (автордаш).

Химия и технология соединений бария. М., 1974.

Химическая технология неорганических веществ. М., 1998 (автордаш).

Әдәбият

Казанский химико-технологический институт: вчера, сегодня, завтра. Казань, 1990. Ч. 2.