Биографиясе

1954 елның 5 июлендә Әлмәт шәһәрендә туган.

Мәскәүдә Нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтын тәмамлый (1976). 1976–1992 елларда «Елховнефть» НГДУында: скважиналарны тикшерү операторы, инженер-геолог, өлкән геолог, нефть чыганакларын үзләштерүнең геология, технология бүлекләре башлыгы (бүленеп, 1978–1979 елларда ВЛКСМның Әлмәт шәһәр комитеты секретаре). 1992–1999 елларда «Татех» уртак предприятиесе геологы. 1999 елдан «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең нефть һәм газ чыганакларын үзләштерү технологиясе идарәсендә бүлек башлыгы.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге «Эксплуатация колоннасын саклау һәм төзекләндерү өчен технологик комплекслар һәм техник чараларны эшләү һәм гамәлгә кертү» дигән хезмәте өчен бирелә.