Биографиясе

1927 елның 27 гыйнварында Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында туган.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1950 елда Казан авиация институтын тәмамлый, Оренбург шәһәрендәге авиация заводында инженер-технолог, техник бүлек башлыгы булып эшли. 1953 елдан Казан авиация институтында, очкыч аппарат приборлары һәм автоматлары җитештерү кафедрасы мөдире (хәзерге стандартлаштыру, сертификация һәм менеджмент технологиясе кафедрасы) (1960–1990), кафедрасы профессоры (1991).

Фәнни эшчәнлеге

Бер юнәлештә кәкре детальләргә, ике юнәлештә кәкре күчәр симметрияле детальләргә, цилиндр сыман пружиналарга форма бирү процесслары теориясен һәм исәпләү нигезләрен эшли. Материалларны сынау, форма бирү, ныгыту, эшләнмәләрне стабильләштерү һәм тикшерүнең яңа ысулларын һәм чараларын эшли.

Уйлап табуларга 37 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Исследование процессов гибки с растяжением деталей одинарной кривизны // Казанский авиационный институт. 1957. Вып. 36.

Упруго-пластические расчеты при сложном нагружении // Известия вузов. Авиационная техника. 1969, № 3.

Основы теории и расчёта процессов изготовления деталей приборов методами холодной штамповки. Казань, 1981 (автордаш).