Биографиясе

1899 ел, Литва, Виленщинадагы Бергалишики шәһәре – 1988 ел. Польша-Литва татарларыннан.

1916–1919 елларда Петроград тау институтында, 1919 елда Вильно университетында, 1928–1930 елларда Оксфорд университетында укый.

1925–1928, 1930–1933 елларда Вильно университетында эшли; 1934–1939, 1953–1964 елларда Варшава университетында, профессор (1939); 1945–1952 елларда Лодзь шәһәрендә политехника институтында, 1952 елда – ректор.

1953–1960 елларда Польша Халык Республикасының югары белем бирү министры урынбасары. 1964–1969 елларда Лондонда Польша культурасы институты директоры.

Фәнни эшчәнлеге

Стрихнин һәм бруцин алкалоидларының структурасын тикшерә, дигидрострихнидинны таркатуга ирешә. Польша территориясендә үсемлекләрнең физиологик актив кушылмаларын тикшерә. Плауннар, сары һәм ак су лилиясенең элек билгеле булмаган алкалоидларын, уймак чәчәкнең кристаллик гликозидларын бүлеп чыгара һәм структурасын ачыклый. Клаватин алкалоидының структурасын билгели, тиобинуфаридин һәм неотиобинуфаридинны бүлеп чыгарып һәм тикшереп, алкалоидларның күкертле яңа классын (1960–1962), ача. Кайбер химик реакцияләр механизмын, башлыча, карбонилцианид реакциясен тикшерә.