Биографиясе

1864 ел, Казан губернасы, Зөя өязе Наратлы авылы – 1911 елның 20 сентябре, Казан.

1881–1885 елларда Казан татар укытучылар мәктәбендә укый. 1885–1903 елларда Алабуга өязе Биектау авылында, Тәтеш шәһәрендә балалар укыта, 1903 елдан Казанда, 1905–1911 елда Иске Татар бистәсендә мәдрәсә мөгаллиме.

1893 елдан Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә әгъза-хезмәткәр, 1904 елдан хакыйкый әгъза булып тора.

Фәнни эшчәнлеге

Татар халкы тарихына караган этнография һәм археология мирасын туплаучы. Идел буе Болгары шәһәре Суарның урынын билгели.

Казанда Шәрык клубын оештыручыларның берсе. 1908–1909 елларда Шәрык клубында Идел буе Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы тарихларына багышланган лекция-чыгышлар ясый.

Аның тарихка караган кайбер хезмәтләре «Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете» журналында нәшер ителә (мәсәлән, «О языке и народности мишарей», «Свадебные обряды казанских татар», «Тептяри и их происхождение» һ.б.).

Тел белеменә мөнәсәбәтле хезмәтләр авторы.

Хезмәтләре

Болгар тарихы. Казан, 1909.

Казан тарихы. Казан, 1910.

Хөсне хат нәмүнәсе. Казан, 1911.

Кыйраәт төрки. Казан, 1911.

Избранные труды. Казань, 1998.

Әдәбият

Гайнетдин Әхмәров: тарихи-документаль җыентык. Казан, 2000.

Автор – Р.Г.Хәйретдинов