Биографиясе

1939 елның 31 июлендә Буа шәһәрендә туган.

Патрис Лумумба исемендәге Халыклар дуслыгы университетын тәмамлый (1966, Мәскәү).

1973–1981 елларда Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтында эшли. 1981 елдан Ухта техника университетында: бораулау кафедрасы мөдире (1981–1983, 1989–1992), проректор (1983–1989). Бер үк вакытта 1990 елдан Аномаль геологик һәм климатик шартларда табигать ресурсларын үзләштерү һәм файдалану проблемалары институты директоры (Коми Республикасы, Ухта шәһәре).

Фәнни эшчәнлеге

Аның җитәкчелегендә аз токсинлы бораулау эремәләре, катламнарны ачуның сыйфатын һәм скважиналарның тотрыклылыгын күтәрү технологияләре, дисперс системаларда физик-химик процессларны өйрәнү өчен приборлар һәм оригиналь методикалар эшләнә һәм гамәлгә кертелә.

«Влияние процессов фильтрации буровых растворов на изменение проницаемости коллектора» (1975, В.М.Подгорный белән автордаш) дигән хезмәте инглиз теленә тәрҗемә ителә һәм АКШта басылып чыга (1977).

Хезмәтләре

Особенности бурения скважин в глинистых породах / ВИНИТИ // Итоги науки и техники. Серия Разработка нефтяных и газовых скважин. 1977. Т. 9.

Химия промывочных и тампонажных жидкостей. М., 1981.