Биографиясе

1927 елның 8 сентябре, Минзәлә кантоны, Пучы волосте Иске Айман авылы – 1986 елның 25 ноябре, Чаллы шәһәре.

Казан педагогика институтын тәмамлый (1951). 1954 елдан Тубыл педагогия институтының татар теле, 1958 елдан Башкорт университетының татар теле һәм әдәбияты, 1980 елдан Алабуга педагогика институтының татар филологиясе кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре төрки телләрнең диалектология, фразеология, лексикология һәм полисемиясен өйрәнүгә карый.

Хезмәтләре

Хәзерге татар теленең лексикологиясе. Казан, 1979.

Диалект западно-сибирских татар. Уфа, 1968.

Лексикология современного татарского литературного языка. Казань, 1979.

Фразеологический словарь татарского языка. Казань, 1982.

Әдәбият

Гарданов Х.Ш. Остазларның өйрәнгече була // Казан утлары. 1977. № 5.

Шәрифуллин Ф.Ә. Ярдәмчел дә, таләпчән дә ул // Совет мәктәбе. 1977. № 9.