Биографиясе

1936 елның 2 гыйнвары, Түбән Кама районы Тоба авылы – 2001 елның 11 августы, шунда ук.

Ленинград урман техник академиясен тәмамлаганнан соң (1964), Яшел Үзән тәҗрибә урман хуҗалыгында урманчы булып эшли. 1966–1985 елларда Татарстан тәҗрибә-урман станциясендә, 1971 елдан директор урынбасары.

1985 елдан Мари техника университетында урманчылык кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре урман белеменә, урманчылык эше, урман таксациясе, экология, табигатьне саклау мәсьәләләренә карый.

Урманнарны инвентаризацияләүнең яңа ысулларын өйрәнә һәм җитештерү өлкәсенә кертә, ТРда урман хуҗалыгын оештыру һәм үстерүнең төп кагыйдәләрен эшләүдә катнаша, РФнең Европа өлешендәге урманнар өчен сортимент таблицалары төзи.

Хезмәтләре

Рекомендации по ведению лесного хозяйства Татарской АССР на зонально-типологической основе. М., 1986 (автордаш).

Ельники Волжско-Камского региона и интенсификация хозяйства в них. Саранск, 1991.