Биографиясе

1896 елның 25 июне, Мәскәү губернасы, Клин өязе Георгиевск авылы – 1968 ел, Мәскәү.

Казан ветеринария институтын тәмамлагач (1920), шунда ук эшли, 1924–1948 елларда биологик химия кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 1941 елдан проректор.

1948 елдан Мәскәү ветеринария академиясендә: органик һәм биологик химия кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 1949–1961 елларда проректор, 1961 елдан – ректор.

Фәнни эшчәнлеге

Биологик мембраналар, койкаларның физик-химик үтеп керүчәнлеген тикшерә һәм бу процесска водород ионнары, липоидлар һ.б. матдәләрнең концентрациясе тәэсирен ачыклый.

1948 елда хайваннар организмында биохимик комплекслар таралуның яңа теориясен тәкъдим итә һәм әлеге кушылмаларның классификациясен төзи. Аның теориясе профессор Х.Ш.Казаков һәм Р.Х.Кармалиев хезмәтләрендә үсеш ала.

Мәскәү ветеринария академиясендә аның тырышлыгы белән ветеринария профиле буенча биохимиклар һәм биофизиклар әзерләү өчен ветеринария-биология факультеты оештырыла. «Хайваннар биохимиясе» («Биохимия животных») дәреслеге (1960; 3 нче басма, 1970) авторы.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Краткое пособие к практическим занятиям по биологической химии. Казань, 1928.

Физическая и коллоидная химия. М., 1954.

Әдәбият

Шишков В.П., Малахов А.Г. Памяти Сергея Ивановича Афонского // Ветеринария. 1971. № 12.

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1893–2006 гг.). Казань, 2006.

Автор – Н.Җ.Хаҗипов