- РУС
- ТАТ
Математик, физика-математика фәннәре докторы (1935), профессор (1939), ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1956)
1910 елның 17 (30) гыйнвары, Казан – 1983 елның 30 июне, шунда ук.
Н.Г.Чеботарёв шәкерте.
1931 елда Казан университетын тәмамлый һәм 1941 елга кадәр шунда ук эшли.
Бер үк вакытта 1935 елдан Казан химия-технология институтында, 1958–1970 елларда математика кафедрасы мөдире.
1935 елда кандидатлык диссертациясен яклауга тәкъдим итә, анда ул сыйфат саны нуль булган һәрбер чикле үлчәмле Ли алгебрасының сызыкча рәвешкә чикле үлчәмдә төгәл китерелүен исбатлый. И.Д.Адо теоремасы буларак мәгълүм булган бу нәтиҗә өзлексез төркемнәр теориясе һәм аның кушымталары өчен фундаменталь әһәмияткә ия һәм төрүче универсаль алгебралар теориясенең башлангычы булып тора.
Әлеге хезмәт өчен И.Д.Адога физика-математика фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе бирелә.
Хезмәтләре абстракт төркемнәргә һәм аларның кушымталарына да багышланган. Аның тарафыннан минимальлек шарты үтәлгән нормаль астөркемнәрдәге җирле-чикле p-төркемнәрнең санаулы булуы исбатлана, чикле төркемнәрнең сыйфат теориясе төзелә.
«Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә.
О структуре конечных непрерывных групп // Известия Казанского физико-математического общества. 1934. Т.1.
К теории характеров конечных групп // Доклады АН СССР. 1945. Т.50.
Представление алгебр Ли матрицами // Успехи математических наук. 1947. Т.2, вып. 1(17) – 6(22).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.