Биографиясе

1826 елның 10 (22) гыйнвары, Терек өлкәсе Кизләр шәһәре – ?

Казан университетын тәмамлый (1851). 1852–1862 елларда Ставрополь губернасы гимназиясендә төрек теле укыта.

Фәнни иҗаты

Кумык һәм нугай телләре материалы нигезендә язылган «Этимологический очерк кавказского диалекта тюркского языка» (1851; кулъязмасы Казан университетының Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә саклана) хезмәтендә кумык һәм нугай җыр текстлары да китерелгән.

«Хрестоматия турецкого и татарского языков» (1858), «Грамматика кавказских наречий турецкого языка» (1862) хезмәтләре авторы.

Әдәбият

Радзиевская С.Б. Описание рукописей научной библиотеки им. Н.И.Лобачевского: лингвистика. Казань, 1958. Вып. 2.