Үз эченә үзәк атомны яки металл ионын (комплекс ясаучы) һәм аның белән бәйләнгән молекулалар яки ион-лигандаларны ала. Физикада, химия, сәнәгый технология, авыл хуҗалыгында, медицинада (ТМР томография өчен контраст агентлар) киң кулланыла. Парамагнитик комплекслар өлкәсендәге тикшеренүләр химик төзелешнең хәзерге заман теориясен тудыруда зур роль уйныйлар. Мондый комплексларны өйрәнүнең иң киң танылган алымнарыннан берсе булып электрон парамагнит резонансы тора. Казан галимнәре Б.М.Козырев һәм Н.С.Гарифьянов ТМР алымын парамагнитик комплексларны каты халәттә һәм эремәләрдә, шул исәптән тотрыксыз комплексларда, аларны саф килеш аерып алмыйча да куллануга нигез салалар. Парамагнитик комплекслар эремәләрен тикшерүдә төш магнит релаксациясе (ТМР) алымы нигезләнә (А.И.Ривкинд, А.А.Попель). Күп төшле парамагнит кластерларны (Ю.В.Яблоков), электрохимик юл белән генерацияләнүче комплексларны (А.В.Ильясов), эремәләрдә һәм полимерлардагы (Г.П.Вишневская), анизотроп эреткечләрдәге (И.В.Овчинников) П.к.ны ЭПР ярдәмендә тикшерүләр, шулай ук эремәләрдә ТМР күренешен өйрәнү (А.В.Захаров, Ю.И.Сальников) үсеш ала. Парамагнитик комплекслар нигезендә дөньяда беренче магнитлы сыек кристаллар төзегәне һәм тикшергәне өчен РФА КГҮнең Физика-техника институты галимнәре төркеме (И.В.Овчинников, Ю.Г.Галләметдинов, И.Г.Бикчәнтәев, Г.И.Иванова) ТР Дәүләт бүләгенә лаек була (2001).

И.В.Овчинников.