- РУС
- ТАТ
(палео... һәм магнетизм), тау токымнарының Җирнең магнит кыры йогынтысында формалашуы вакытында магнитлану һәм шуннан соңгы чорларда магнитлануны саклау үзлеге
ХХ йөз уртасыннан дөньяда палеомагнитик тикшеренүләр даими алып барыла. В.П.Боронин җитәкчелегендә 1963 елда Казан университетында фәнни-тикшеренү палеомагнит лабораторияясе оештырыла. Тау токымнарының магнетизмын өйрәнү алымнары эшләнә, Пермь һәм триас чорында геомагнит кыры үзгәрешләренең үзенчәлекләре ачыклана, Рус платформасының көнчыгыш өлеше (шул исәптән ТР территориясе) палеомагнит шкаласы төзелә, Пермь һәм голоценда геомагнит кыры элементлары вариацияләренең характеры, Пермь геомагнит инверсияләрнең үзенчәлеге тикшерелә.
Палеомагнитик тикшеренүләр шактый ераклыкка тыныч катламнарга корреляция үткәрергә, токымнар формалашуның фациаль шартларын, ТР территориясенең геологик тарихында палеогеография һәм палеоклиматны ачыкларга мөмкинлек бирә (В.П.Боронин, Б.В.Буров, Д.К.Нургалиев, П.Г.Ясонов, Л.В.Халепп, Ю.П.Балабанов һ.б.).
Автор — Д.К.Нургалиев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.