Эчтәлек

Үткән геологик эпохаларның җир катлауларында сакланып калган үсемлек калдыкларын һәм эзләрен өйрәнә. Палеоботаника, үсемлекләр дөньясы үсешенең тарихын ачып, гамәлдә эволюция тәгълиматының нигезен тәшкил итә, шунлыктан үсемлекләр морфологиясе һәм систематикасы өчен аның әһәмияте гаять зур. Җир кабыгының аерым бер катлауларында табылган үсемлек калдыкларын палеоботаник тикшерү алымнары аларның барлыкка килү вакытын чагыштырмача төгәллек белән билгеләргә мөмкинлек бирә. Казылма үсемлекләр турында беренче мәгълүматлар б.э.к. барлыкка килә. Нигездә, аларның тере үсемлек калдыклары булуын беренче тапкыр Леонардо да Винчи (XV йөз ахыры) аңлата. XIX йөз ахырында палеоботаника мөстәкыйль фән буларак нигезләнә һәм француз галиме А.Броньяр исеме белән бәйле. Россиядә беренче палеоботаник тасвирламалар 1793 елда П.С.Паллас тарафыннан ясала. XIX йөз уртасыннан палеоботаникларның төп игътибары Россиядә, шулай ук чит илләрдә дә үсемлек калдыкларын өйрәнүгә һәм төрле эпохалардагы үсемлекләрнең сыйфатын ачыклауга юнәлә.

Татарстанда палеоботаник тикшеренүләргә нигез салучы булып Казан университетының ботаника кафедрасы проффессоры В.И.Баранов тора, ул исә 1930 еллардан Идел буе, Көньяк Урал, Казакъстан, Себернең кайнозой утырмаларында казылма флораны җыю һәм өйрәнү белән шөгыльләнә; 1942–1959 елларда СССРның югары акбур, палеоген һәм неоген флоралары буенча күп кенә иллюстрацияле монографияләр басыла. 1950 елларда, макрокалдыкларны (яфрак эзләре, казылма җимеш һәм орлыклар, ташка әйләнгән агачлар) өйрәнү белән беррәттән, палинологик тикшеренүләр — төрле регионнардагы кайнозой утырмаларында казылма үсемлек серкәләре һәм споралары өйрәнелә башлый (В.И.Баранов, О.Г.Николаева, Н.Ф.Закирова, Л.М.Ятайкин, Л.Н.Михайлова, И.М.Васильева, О.М.Мокшин һ.б.). 1950 елларда В.И.Баранов тарафыннан ботаника кафедрасында палеоботаника музее оештырыла, биредә яфрак эзләренең, казылма агач, җимеш һәм орлыкларның бай коллекциясе булдырыла. Камышлы һәм Көньяк Уралның палеоген флорасы, Балык Бистәсенең плиоцен флорасы — экспонатлар саны ягыннан иң зурысы. Шушы вакыттан Казан университеты студентларына палеоботаника курсы укытыла башлый. 1960 еллардан Печора Урал буеның антропоген үсемлекләре тарихы (К.В.Николаева), Татарстан, Чуаш, Мари Республикаларының плиоцен һәм дүртенчел чор утырмаларына палинологик характеристика (Л.Л.Әүхәдиева), Татарстанда голоцен үсемлекләре тарихы (В.Т.Шаландина), Красноярск краеның көньягындагы тауара казанлыклар шартында палиноспектрлар формалашу үзенчәлекләре (С.А.Сәфәрова) өйрәнелә.

Казан университетының оешуыннан башлап, аның геология галимнәре Рус плитәсенең Пермь утырмаларын палеоботаник тикшерә башлый. Кама буе Пермь утырмалары үсемлекләренең җыелмалары Р.И.Мурчисон, А.А.Штукенберг, П.И.Кротов, М.Д.Залесский (соңгысы үзенең тикшеренү нәтиҗәләрен «Ангариданың Урал чикләрендәге Пермь флорасы» («Пермская флора Уральских пределов Ангариды», Л., 1927) атласында гомумиләштерә) коллекцияләре аша дөньяда киң танылу алалар. Соңыннан М.Э.Ноинский, В.А.Чердынцев, Е.И.Тихвинская, В.И.Игнатьев, А.К.Гусев, М.Г.Солодухо, Т.А.Тефанова, А.В.Богов, Н.К.Есаулова җыелмалары Казан университетының Геология музее коллекциясен Пермь флорасының төрле үрнәкләре белән шактый баета. Палеофлористика мәсьәләләрен анализлап, С.В.Мейен: «Урал буеның Пермь флорасы... аны Ангара палеофлористик өлкәсенең Көнчыгыш-Европа провинциясендәге аерым бер территория сыйфатында карарга мөмкинлек бирә», — дип билгели. Н.К.Есаулованың докторлык диссертациясе Урал-Идел буе югары Пермь флорасына багышланган, биредә исә соңгы Пермь флорасына җентекле характеристика бирелә, флористик комплексларның эволюцион зональ шкаласы эшләнә, дөньяның төрле регионнарында бер үк яшьтәге биеклекләр эзлекле рәвештә өйрәнелә. 1950–1970 елларда СССР ФА Казан филиалының Геология институтында Идел буе һәм Түбән Каманың неоген (Т.А.Кузнецова), девон, карбон (Л.С.Тузова, Л.С.Фомина) палинологиясе һәм стратиграфиясе буенча палеоботаник эшләр үткәрелә. Татарстанда 1950 елларда нефть чыгару башлану сәбәпле, девон, ташкүмер, Пермь утырмалары серкәләре һәм споралары киң өйрәнелә башлый (О.Г.Николаева, Е.А.Блудорова, А.В.Богов).

Археологик тикшеренүләрдә палеоботаника алымнары киң кулланыла. 1980 еллардан Казан университеты ботаника кафедрасында Биләр шәһәрлеге һәм Казан Кремленең культура катлауларында күмелгән туфракларда палеоботаник тикшеренүләр үткәрелә. Кешенең хуҗалык эшчәнлеге тәэсирендә табигый үсемлек капламының үзгәрүе — XI йөздән башлап территориядә урманнарның киселеп бетүе дәлилләнә (В.Т.Шаландина, В.В.Туганаев, К.В.Николаева һ.б.).

Әдәбият  

Криштофович А.Н. Палеоботаника. Л., 1957;

Баранов В.И. Этапы развития флоры и растительности в третичном периоде на территории СССР. М., 1959;

Кузнецова Т.А. Флора верхнеплиоценовых отложений Среднего Поволжья и её стратиграфическое значение // Тр. КФАН. СССР. Сер. геол. наук. 1964. Вып. 10;

Ятайкин Л.М., Шаландина В.Т. История растительного покрова в районе Нижней Камы с третичного времени до современности. К., 1975;

История растительного покрова северной части Среднего Поволжья в плиоцене и антропогене. К., 1980;

Блудорова Е.А., Николаева К.В. Геологическая и палинологическая характеристика плиоценовых отложений Казанского Поволжья и Прикамья. К., 1986;

Есаулова Н.К. Флора Казанского яруса Прикамья. К., 1986;

Мейен С.В. Основы палеоботаники. М., 1987.

Авторлар — К.В.Николаева, Б.В.Буров