Дулкын озынлыкларының оптик диапазоны электромагнитик нурланышлар (ультрамиләүшә — 10–380 нм, күренмә — 380–760 нм, инфракызыл — 760 нм — 1 мм) спектрының корпускуляр-дулкын дуализмы үзлекләре ачык чагылган зур өлкәсен алып тора. Күренешләрне бу диапазонда тикшерү кулланыла торган техник чаралар һәм алымнарның бер үк булуына бәйле. Оптика — көндәлек гамәлләр белән бәйләнгән иң борынгы фәннәрнең берсе. ХХ йөзнең 2 нче яртысында традицион фәнни юнәлешләр — геометрик, физик, физиологик оптика белән беррәттән яңалары — хисаплау, нәсызыкча, көч, интеграль оптикалар, голография һ.б. юнәлешләр барлыкка килә. «Оптика» төшенчәсе шулай ук төрле кулланылыштагы, оптик күренешләрнең закончалыкларына нигезләнеп эшләнгән оптик детальләрнең һәм системаларның, оптик-механик һәм оптик-электрон приборларның җыелма атамасы да булып тора.

ТРда оптика өлкәсендәге эшчәнлек «ГИПО» да (кара Гамәли оптика институты), «Фотон» КБ, Казан оптика-механика заводы, Казан университеты, Казан техник университеты, РФА КГҮнең Казан физика-техника институты тарафыннан алып барыла. Татарстанның фәнни-техник мөмкинлекләре һәм сәнәгый базасы, башлыча, Россия армиясе һәм флотына, шулай ук чит илләргә чыгарыла торган оптик приборларны фәнни тикшерү, тәҗрибә-конструкторлык эшләрен алып бару һәм серияләп җитештерү мөмкинлекләренә ия. «ГИПО»да барлык төр дифракция рәшәткәләренең технологияләрен булдыру һәм эшләп чыгару буенча дөньяда тиңе булмаган фәнни-җитештерү үзәге оештырылган; оптик капламнар, яктылык фильтрларының төрле типлары (кисеп алучы, буйлы, тар буйлы һ.б.) эшләнә; асферик оптика, дифракцион оптика, динамик голография, киноморф, интеграль оптикалар, инфракызыл объективлар төзү үсеш ала. Институт — тепловидение өлкәсендә РФдә әйдәп баручы оешма. «Фотон» Үзәк КБнда һәм Казан оптика-механика заводында, СССРда беренче булып, армия өчен БН-1 һәм БН-2 төнлә күрү приборлары, идарә итү машиналары һәм артиллерия разведкасы өчен ДКРМ-1, Д11, Д5М лазерлы ерактан күрү приборлары, су асты флоты өчен МТ-70 астронавигация перискобы, УА-47, НА-100 төнге аэрофотоаппаратлары уйлап табыла һәм серияләп җитештерүгә кертелә; 1 ПН62, Ц53, ШН-86–2 тепловизион приборлары һәм башка оптик-электрон җиһазлар төзелә. «Салют-6» орбиталь станциясе өчен көзгеле объективының диаметры 1,5 м булган субмиллиметрлы зур орбиталь инфракызыл телескоп, «Салют-7» станциясе составындагы «Космос-1686» иярчене өчен төп объективының диаметры 250 мм булган автоматик приборлы оптик «Пион-К» комплексы — иң әһәмиятле проектлар булып исәпләнә. Казан университетында 1950 елларда атомар һәм молекуляр спектроскопия буенча тикшеренүләр башлана. Спектроскопик тәҗрибәләрне матем. эшкәртү һәм интерпретацияләү, квант динамикасы һәм күп корылмалы ионнар спектроскопиясе, когерент һәм нәсызыкча оптика өлкәләрендә эшләр алып барыла. Казан техник университетында 1970 еллардан газлы лазерлар, дистанцион экол. мониторингның оптик-элек­трон лидар системаларын төзүгә, адаптив оптикага (автомат идарә алымнары һәм чаралары кулланыла торган югары сыйфатлы оптик системалар), лазер җайланмаларын медицинада куллануга караган эшләр алып барыла. РФА КГҮ Казан физика-техника институтының нәсызыкча оптика лабораториясе оптик күчеш процесслары (озакка сузылган фотон кайтавазы) һәм үтә нурланыш нигезендәге оптик фаза хәтере эшчәнлегенең физик принципларын тәҗрибәдә һәм теоретик яктан тикшерү эшләрен алып бара. Теоретик һәм гамәли оптика өлкәсендә белгечләрне Казан университеты һәм Казан техник университеты әзерли.