- РУС
- ТАТ
(ВНИИР), фәнни-тикшеренү институты, дәүләт фәнни метрология үзәге
Татарстан үлчәү техникасы буенча дәүләт күзәтү лабораториясе җирлегендә Бөтенсоюз физика-техник һәм радиотехник үлчәүләр фәнни-тикшеренү институтының Казан филиалы буларак 1966 елда оештырыла. 1992 елдан Бөтенроссия чыгым үлчәү институты, 2001 елдан Бөтенроссия чыгым үлчәү институты федераль дәүләт унитар предприятиесе.
Сыеклык, газ чыгымнарын төгәл үлчәү ысулларын һәм чараларын эшләү, физик-химик үлчәүләр өлкәсендә специальләшә. 1994 елда стандартлаштыру, метрология һәм үлчәү чараларын сертификацияләү буенча дәүләт фәнни метрология үзәге буларак аккредитацияләнә. Заманча тәҗрибә базасы – дәүләт метрология чыгымын үлчәү комплексында 6 дәүләт эталоны, 40 гаять төгәл үлчәү һ.б. тикшерү җайланмалары белән җиһазланган су, газ һәм нефть үлчәү станцияләре бар. институт норматив документлар белән эш итә, халык хуҗалыгының барлык тармакларында матди һәм чимал ресурслары чыгымнарын төгәл үлчәүнең бердәм дәүләт фәнни-техник сәясәтен гамәлгә ашыру: эталоннарны камилләштерү һәм саклау, үлчәүләрнең гаять төгәл ысулларын һәм чараларын, стандарт үрнәкләрен эшләү, бердәм үлчәү берәмлекләре белән тәэмин итү буенча норматив документлар әзерләү белән шөгыльләнә. Метрологик аттестацияләү, дөресләү, сертификацияләү һәм үлчәү чараларын дәүләти тикшерү, үлчәү лабораторияләренә үлчәүләрне дөресләү һәм калибрын билгеләү хокукын бирү, шулай ук башка төр метрологик хезмәт күрсәтү эшләре башкара. институт күп кенә илләрнең метрологик оешмалары белән хезмәттәшлек итә. Газ, нефть, нефть продуктларын тапкан, ташыган, җитештергән һәм бүлгән вакытта үлчәү чараларын метрологик тәэмин итүдә катнаша.
Институтта (2008 елга) 26 фәннәр кандидаты һәм 2 фәннәр докторы эшли.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.