1928 елда Казанда Идел-Кама сал агызу тәҗрибә станциясе буларак оештырыла. 1933–1964 һәм 1989–1991 елларда Сал агызу үзәк фәнни тикшеренү институтының Идел-Кама филиалы. 1964–1989 һәм 1991–2003 елларда мөстәкыйль Идел-Кама фәнни-тикшеренү һәм конструкторлык-технологик урман-су транспорт институты. 2002 елдан хәзерге исемендә. 1991 елга кадәр институт структурасында 14 бүлекчә, шул исәптәнпроблемалар өстендә эшләүче фәнни-тикшеренү һәм конструкторлык бүлекләре, эксперименталь җитештерү заводы эшли.

2001 елдан институтта 3 фәнни-тикшеренү бүлеге эшли: түбәнге урман складлары һәм чимал биржалары; техникалаштыру; су мохитен саклау. Урман сәнәгате комплексы проблемалары буенча тикшеренү һәм конструкторлык-технологик эшләр алып бара.

Эшчәнлегенең төп юнәлешләре: агачларны яр буена җыю, суднолар белән ташу, сал агызу такелаж процесслары өчен технологияләр эшләү, аларны механикалаштыру һәм автоматлаштыру, су мохите һәм яр буе зонасы экологиясе.

Фәнни тикшеренү нәтиҗәләре РФ республикалары һәм өлкәләренең, БДБ илләренең күп кенә урман сәнәгате предприятиеләре комплексына кертелгән.

Институтта ТРның 5 атказанган уйлап табучысы эшли. 1500 дән артык авторлык таныклыгы алынган, уйлап табуга РФнең 2 патенты бар.

«Труды» (1954–71, вып. 1–11) басмасын нәшер итә.