1970 елның 28 августында СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгы приказы нигезендә Үзәк авыл хуҗалыгына агрохимик хезмәт күрсәтү институтының Казан филиалы буларак оештырыла, аның Идел-Вятка икътисади районының һәм Урта Идел буеның 4 өлкәсендә һәм 5 автоном республикасында эшчәнлек зоналары бар. 1982 елда Казан филиалы – Бөтенроссия авыл хуҗалыгын химияләштерү фәнни-тикшеренү һәм проект-технология институтының Казан филиалы, 1985 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгын химияләштерү фәнни-тикшеренү һәм проект-технология институтының (ВНИПТИХИМ) Идел-Вятка филиалы итеп үзгәртелә. 1997 елда филиал базасында "Плодородие" фәнни-тикшеренү станциясе" дәүләт унитар предприятиесе булдырыла, 2000 елда Россия Авыл  хуҗалыгы академиясенең Татарстан агрохимия һәм туфрак белеме фәнни-тикшеренү институты итеп үзгәртелә. 2014 елдан институт Федераль фәнни оешмалар агентлыгының ведомство карамагындагы учреждениесе, 2017 елдан хәзерге исемдә.

Татарстан агрохимия һәм туфрак белеме фәнни-тикшеренү  институты составында 5 бүлек эшли:

  • туфрак уңдырышлылыгын һәм үсемлекләр туклануын яңадан булдыру;
  • агроэкология һәм микробиология;
  • туфрак биологиясе;
  • игенчелектә һәм терлекчелектә био- һәм нанотехнологияләрне эшләү;
  • терлекчелек һәм ветеринария һәм агрохимия һәм биохимия анализлары лабораториясе.

Эшчәнлегенең төп юнәлешләре:

  • җирне ресурс саклау ысуллары белән эшкәрткәндә ашламаларның нәтиҗәле системаларын эшләү;
  • агрохимик һәм токсикологик анализлар нәтиҗәләре нигезендә туфрак уңдырышлылыгының үзгәрешен һәм аларның экологик торышын бәяләү;
  • адаптив-ландшафтлы игенчелектә ашламалар һәм җирле агрорудаларны комплекслы куллану, агрохимик чаралар белән авыл хуҗалыгы культураларының продукция процессы белән идарә итү алымнарын камилләштерү;
  • игенчелектә һәм үсемлекчелектә җирле агроминералларны куллануның яңа формаларын һәм ысулларын эшләү һәм булганнарын камилләштерү;
  • лаборатория, вегетация һәм кыр тәҗрибәләре шартларында гади тарттырылган һәм наноструктуралы агроминералларның йогынтысын өйрәнү;
  • техноген йогынтылы зонада экологик чиста авыл хуҗалыгы продукциясен алуның технологик алымнарын эшләү;
  • химияләштерү чараларын куллануның төрле системаларында туфракларның микробоценоз торышын фаразлау;
  • ашламаларның, биологик актив матдәләрнең, мелиорантларның, яңа буын биопреператларның, шулай ук нанотехнологияләр нигезендә булдырылган терлек азыгы өстәмәләренең яңа формаларын комплекслы куллану алымнарын эшләү буенча фәнни-тикшеренү эшләре.

2014–2019 елларда институт галимнәре тарафыннан 29 алым, ысул, технологияләр, 3 методика эшләнә, 18 монография, 445 фәнни мәкалә, шул исәптән 189 мәкалә рефератлана торган журналларда бастырыла. 31 патент алына, патент бирүгә 5 уңай карар бар.

"Алтын көз" бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсендә (2003−2016) институт эшләре 25 алтын, 18 көмеш һәм 8 бронза медаль белән билгеләнә. Институтның авторлар коллективы "Экологик чиста авыл хуҗалыгы продукциясен алу өчен наноструктуралы сорбент һәм абориген микроорганизмнар-деструкторлар консорциумы кулланып, нефть белән пычранган җирләрне рекультивацияләүнең инновацион технологияләрен эшләү һәм Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә кертү" эше өчен фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләгенә лаек була (2014).