1956 елда Татарстан нефть фәнни-тикшеренү институты («ТатНИИ») буларак Бөгелмә шәһәрендә нигезләнә. 1970 елда «ТатНИИ» һәм «Татнефтепроект» институтлары җирлегендә ТатНИПИнефть оештырыла. 1978–1993 елларда Казанда әлеге институтның Казан комплекслы фәнни-тикшеренү бүлеге эшли. 1994 елдан, милек формасы үзгәрүгә бәйле рәвештә, «В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятенең Татар фәнни-тикшеренү һәм проект институты дип атала. Хәзерге вакытта институт «Татнефть» ГАҖ составына структура бүлекчәсе буларак керә.

Институт нефть чыганаклары геологиясе һәм эшкәртү, скважиналар төзү, аларны эшләтү һәм төзекләндерү, катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру, нефть, газ һәм суны чыгаруга әзерләү, нефть чыгару җиһазларын тутыгудан саклау, әйләнә-тирә мохитне саклау, информацион технологияләр, икътисад, нефть чыганакларын урнаштыруны проектлау, сәнәгый һәм гражданлык төзелеше буенча киң комплекслы фәнни-тикшеренү һәм проект эшләре алып бара.

Институт хезмәткәрләренең саны — якынча 1000 кеше, шул исәптән 14 фән докторы һәм 64 фәннәр кандидаты (2020). Уйлап табуга 2500 дән артык авторлык таныклыгы һәм патенты, шуларның 13 енә 69 чит ил дәүләтләре патенты алына, 82 фәнни хезмәтләр җыелмасы һәм 220 монография, 8500 фәнни мәкалә басыла (2020).

Фәнни хезмәтләр Ленин бүләгенә, СССРның фән һәм техника өлкәсендә 3 Дәүләт бүләгенә, РФ Хөкүмәте бүләгенә, ТРның фән һәм техника һ.б. өлкәсендә 17 Дәүләт бүләгенә лаек була.

Институтта эшләнгән технологияләр һәм җиһазлар Россиядәге нефть чыгаручы компанияләрдә генә түгел, ә күп кенә якын һәм ерак чит илләрдә дә киң кулланылыш таба.

2000 нән ТатНИПИнефть каршында скважиналарны бораулау һәм үзләштерү, нефть һәм газ чыганакларын эшкәртү һәм үзләштерү белгечлеге буенча кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклау буенча диссертация советы эшли.

Институт җитәкчеләре: В.А.Еронин (1956–1964), Г.Г.Вахитов (1964–1971), Р.Т.Булгаков (1972), Ф.М.Хәмәдиев (1972–1978), Р.Х.Ибәтуллин (1978–1997), И.Г.Йосыпов (1997–2000), Р.Р.Ибәтуллин (2000–2014), Р.З.Сәхәбетдинов (2014–2019), М.М.Залятов (2019 елдан).