Горизонталь, вертикаль, конгломерат берләшмәләр була. Горизонталь берләшмәләргә — җитештерүнең бер үк стадияләрен тормышка ашыручы һәм бер фирмага караган; вертикальгә — җитештерүнең төрле стадияләрен тормышка ашыручы һәм бер фирмага караган предприятие төркемнәре керә. Конгломерат берләшмә — бер фирмага караган һәм төрле төр, ягъни бер-беренә көндәш булмаган продуктлар җитештерүнең бер яисә берничә стадиясен тормышка ашыручы предприятиеләр төркеме. Икътисади мәнфәгатьләре буенча берләшмәләр җитештерү һәм сәүдә предприятиеләре тарафыннан чыгарылган продукцияне бергәләп сату, җитештерүне махсуслаштыру һәм кооперацияләштерү, уртак тикшеренү эшләре алып бару, үзара финанс ярдәме һәм хезмәт күрсәтү һ.б. өчен киң файдаланылалар.

Татарстанда фәнни-җитештерү берләшмәләре 1980 елларда таралыш ала. Иң билгеле фәнни-җитештерү берләшмәләре: В.И.Ленин исемендәге Казан фәнни-җитештерү берләшмәсе (1976), «Вакууммаш» (1981), «Татарстан кыры» (1987), Казан хисаплау техникасы һәм информатика ФҖБ (КНПО ВТИ, 1987), «Элекон» (1995) һ.б.; мәсәлән, КНПО ВТИның төп юнәлешләре: мәгълүмати белешмә системалар, автоматлаштырылган өйрәтү системалары һәм укыту курслары, гамәли программалар, программ-техник комплекслар иҗат итү буенча фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре алып бару, идарә һәм оештыру эшчәнлеген автоматлаштыру мәсьәләләрен хәл итү.

1990 еллар ахырында бик күп фәнни-җитештерү берләшмәләре ачык акционерлык җәмгыятьләре итеп үзгәртелә.

Автор – Ф.С.Зыятдинов