Эчтәлек

1978 елда Казанда «Союзнефтепромхим» ФҖБ составындагы ТатНИПИнефть филиалы базасында Бөтенсоюз нефть сәнәгате химиясе фәнни-тикшеренү һәм проект институты буларак оештырыла. 1992 елдан хәзерге исемендә, 1997 елдан — АҖ.

Эшләүчеләр саны 250 кеше, шул исәптән 40 тан артык фән докторы һәм кандидаты (2012). Институт составына җитештерү һәм гамәлгә кертү оешмалары керә. Катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру өчен физик-химик һәм микробиологик алымнар эшләү; тутыгудан, парафин һәм тоз утырымнарыннан саклау, нефть промыселы җиһазларында бу утырымнарны бетерү, нефть әзерләү һәм транспортлау; нефть чыгаруда технологик процессларны химияләштерүнең техник чараларын булдыру; фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен метрологик тәэмин итү; химия продуктлары җитештерү параметрлары һәм технологияләре системасын булдыру; экологик мониторинг юнәлешләрендә эшли.

Институтта 200 гә якын технология, 50 дән артык «СНПХ» сәүдә маркалы химия продуктлары базасы тудырылган, соңгылары производствога кертелгән. Күбесе үзенең сыйфаты буенча илнең аналогларыннан өстен, аларны Россия, Казакъстан, Украинаның нефть чыгару предприятиеләре сатып ала.

Химия продуктлары чыгаруның гомуми күләме елына 20 мең т дан артык (2012). Эшкәртмәләр сыйфат буенча халыкара Алтын йолдыз белән билгеләнә.

Күп кенә хезмәткәрләре ТРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, ТРның атказанган химигы, ТРның атказанган нефтьчесе дигән мактаулы исемнәргә, ТР Дәүләт бүләкләренә, СССР ВДНХсының һәм Бөтенроссия күргәзмә үзәгенең медальләренә лаек була.

Уйлап табуга 330 дан артык авторлык таныклыгы һәм патент алынган.

Әдәбият

Лебедев Н.А., Гусев В.И., Хлебников В.Н. Развитие научных исследований и опытно-контрольных работ промышленного использования средств химизации нефтяного производства // Нефтяное хозяйство. 1998. № 2.