1936 елның 11 июнендә нигезләнә. ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты карамагында, аннан соң Республика кадрлар әзерләү һәм белем күтәрү үзәге каршында була. ТАССР МКның 1991 елның 6 ноябрь карары нигезендә ТР ФАнә тапшырыла. Китап фонды шуны исәпкә алып туплана. Китапханә Сәяси мәгариф йорты һәм халык университетларында уздырыла торган лекцияләр, семинарлар, докладлар әзерләүдә ярдәм күрсәтү максатыннан оештырыла. Китапханә фондында совет чоры басмалары гына түгел, революциягә кадәрге чыганаклар, шул исәптән Казан университеты профессоры Д.И.Мейерның «Хокук җыентыгы» («Юридический сборник», 1855), М.Богдановичның «Казан камалышының инженерия-тарихи тасвирламасы...» («Инженерно-исторический очерк осады Казани...», СПб., 1898), К.Ф.Фуксның «Казан шәһәренең кыскача тарихы» («Краткая история города Казани», 1905) хезмәтләре һ.б. бар. ТР ФА составына кертелү вакытыннан башлап, китапханә фонды фән һәм техниканың барлык тармакларына караган басмалар, шул исәптән авторлар тапшырган китаплар (үз хезмәтләрен академиклар М.З.Зәкиев, Ә.Г.Кәримуллин, М.К.Михайлов, Р.С.Сәйфуллин, К.М.Салихов һ.б. бүләк итә), «Мәгариф», «Фән» нәшриятлары, Татар энциклопедиясе институтыннан мәҗбүри рәвештә тапшырыла торган экземплярлар, китапханәләрнең алмаш фонды; коммерцияле булмаган «Пушкин китапханәсе» («Пушкинская библиотека») китап бастыруга ярдәм фонды һ.б. хисабына туплана. 2015 елда китап фонды 211657 берәмлек тәшкил итә, аларның 3075 е — вакытлы матбугат чаралары. Китапханәдә 1990–2016 елларда нәшер ителгән журнал төпләмәләре саклана. Һәр елны 800 гә якын басма кабул ителә. Укучылар арасында — фәнни хезмәткәрләр, укытучылар, дәүләт эшлеклеләре, аспирантлар, студентлар бар. Электрон каталогында 2 мәгълүмат базасы: «Вакытлы матбугат», «Китаплар» (барысы 30 меңнән артык документ).

Мөдирләре: М.А.Колтырева, Г.В.Рәхимҗанова (1965–1978), Н.А.Литвинова (1978–1988), Т.К.Вәлиәхмәтова (1989–2016), Д.Р.Галиуллина (2016 елдан).

Автор — Т.К.Вәлиәхмәтова