Россиядә беренчеләрдән булып йогышлы авыруларга каршы көрәш өчен махсуслаштырып төзелгән гамәли учреждение.

Оешуы

1900 елда Казан университетының медицина факультеты каршында Бактериология институты буларак, Парижда Л.Пастерның бөтен дөньяда мәгълүм институты үрнәгендә оештырыла.

1925 елдан Төбәк микробиология институты.

Алга таба институтның исеме һәм ул буйсынган ведомстволар үзгәрә: 1935 елдан Казан эпидемиология һәм микробиология институты, 1942 елдан Казан эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты, 1952 елдан Казан вакцина һәм сыркындылар фәнни-тикшеренү институты, 1956 елдан Казан эпидемиология һәм гигиена фәнни-тикшеренү институты, 1966 елдан хәзерге исемдә.

1965 елдан институтта хуҗалык исәбендәге берәмлек оештырыла — махсус иммуноглобулиннар, кан препаратлары, бактериаль аллергеннар һ.б. препаратлар җитештерүче Казан бактериаль препаратлар җитештерү предприятиесе (директоры Р.Г.Мөхетдинова), 1996 елдан мөстәкыйль предприятие.

1975 елда КНИИЭМ каршында ТР һәм Идел буе халыклары өчен йогышлы аллергик авыруларга диагноз кую һәм дәвалау махсус поликлиникасы ачыла.

Институт составындагы лабораторияләр: аллергеннар эшләү; микробиология, иммунология һәм биохимия; йогышлы авыруларның табигый чыганаклары; шулай ук консультатив диагноз кую поликлиникасы, фәнни китапханә бар.

XIX йөз ахырында Россиядәге авыр эпидемиологик хәл йогышлы авырулар белән көрәш өчен фәнни үзәкләр булдыру зарурлыгын тудыра. Ел саен Идел буе, Урал, Себер территориясендә үлем белән тәмамланган 40 меңгә кадәр авыру теркәлә; чәчәк, дифтерия, ваба һ.б. эчәк инфекцияләре, паразит тифлар, бизгәк, полиомиелит тарала. 1896 елның маенда Казан университеты каршында Н.Ф.Высоцкий (институтның беренче директоры) җитәкчелегендәге махсус комиссия тәкъдиме белән Идел-Кама төбәгенең 14 губернасы земство вәкилләре һәм табибләр администрациясе съездында институт төзү проекты раслана.

Институт бактериологиянең гамәли микробиологиягә караган мәсьәләләрен хәл итә, дәвалау-профилактика препаратлары (бактериаль антитоксиннар, вакциналар, агуларга каршы сыркындылар) эшләп чыгара.

Бинасы

1898 елда өч катлы корпусы төзелә (архитектор Л.К.Хрщонович); институт 1900 елның 10 февралендә ачыла, өч бүлектән тора: фәнни, пастерлау һәм сыркындылар; штатта 13 хезмәткәр була.

1900—1920 еллар

1905 елга институт фәнни-җитештерү юнәлеше ала. И.Г.Савченко җитәкчелегендә Россиядә беренче тапкыр бактериолог-иммунологларның фәнни юнәлештәге эше башлана. Казан галимнәре тарафыннан бактериологик тикшеренүләрнең иң яңа ысуллары үзләштерелә, кайбер тикшеренүләр Пастер институтында башкарыла (И.Г.Савченко, Ф.Я.Чистович, М.Я.Капустин, Н.М.Любимов, А.В.Вишневский), Пастерның оригиналь ысулы белән антирабик вакцина әзерләнә. И.Г.Савченконың иммунология өлкәсендәге эш нәтиҗәләре һәм идеяләре (фагоцитозның ике фазалы булуын ачу һәм аның махсус антитәнчек-иммунизиннар тирәлегендә көчәюе), И.И.Мечников тарафыннан фагоцитар теорияне нигезләүдә (1902) файдаланыла. И.Г.Савченко скарлатинага каршы дәва сыркындысын — гемолитик стрептококкның махсус скарлатина агуын таба, аларны җитештерү ысулын һәм технологиясен эшли; Д.К.Заболотный белән берлектә вабага каршы вакцина таба һәм аны үзләрендә сынап карый. 1904 елда Ф.Я.Чистович иммунологиядә, мәхкәмә медицинасында, биологиядә һ.б. файдаланыла торган күп кенә преципитацияләрнең (сыеклыктагы матдәнең төпкә утыруы) диагностик реакцияләре өчен фәнни нигез булган күренеш — чит аксымның төпкә утыруы феноменын (Чистович-Уленгут феноменын) ача.

Институтның беренче буын вәкилләрен бактериолог-иммунолог В.А.Барыкин, иммунолог П.Ф.Здродовский, офтальмолог В.В.Чирковский; 1922 елда бөер эшчәнлегенә тикшеренүләр үткәрү ысулын эшләгән С.С.Зимницкий (Зимницкий пробасы), фундаменталь тикшеренүләре тимгелле һәм кайтма тифлар, сифилис, туберкулёз, йогышлы аллергия мәсьәләләренә, бактериаль препаратларны камилләштерүгә багышланган В.М.Аристовский тәшкил итә.

1930—1950 еллар

Институт революциянең беренче елларында да, Гражданнар сугышы һәм сугыштан соңгы төзекләндерү чорында да Идел буенда көчле таралган йогышлы авыруларны бетерү өчен эшли. Дифтериягә һәм скарлатинага каршы сыркындылар, вабага һәм күсе тифына каршы антирабик (1917), скарлатиноз (Габричевский ысулы, 1922), стафилококк һәм стрептококк (1924) авыруларына каршы вакциналар эшләп чыгарыла һәм кулланышка тапшырыла. Казан галимнәренең тикшеренүләре гамәли эпидемиологик аспектта кулланыш таба: төбәктәге чәчәк эпидемиологиясе, дифтерия, скарлатина, бактериаль дизентерия, корсак тифы проблемалары хәл ителә. 1930 елларда Татарстанда чәчәк авыруы бетерелә.

Бөек Ватан сугышы елларында институт эшчәнлеге эпидемияләр булдырмауга юнәлдерелә. Фәнни эшләр сугыш чорының эпидемиологик торышын исәпкә алып үткәрелә һәм йогышлы авыруларны дәвалау зарурлыгына, аларны булдырмау чараларына бәйле була. Тимгелле тиф һәм дифтериягә каршы төбәктә эпидемиологик чаралар үткәрелә (А.Э.Озол).

1941 елдан институтта Н.Ф.Гамалея исемендәге Үзәк эпидемиология һәм микробиология институты белгечләре (Мәскәү, җитәкчесе В.Л.Троицкий) һәм Казанга эвакуацияләнгән Ленинград галимнәре эшли. Бердәм коллективта тимгелле тифка каршы вакцина (Т.М.Кокушкина, П.Н.Кашкин), гангренага каршы сыркынды эшләнелә (И.Е.Алатырцева) һәм аларны җитештерү үзләштерелә, дизентериягә каршы тире астына җибәрелә торган вакцина, дивакцина, пентавакцина эшләнелә (В.Л.Троицкий, А.М.Полтинникова, Г.Г.Әхмәдуллина, К.С.Зобина), чәчәктән детрит әзерләүнең интенсив ысулы гамәлгә кертелә (Л.А.Сергеева), грамицидин һәм мицетин җитештерү (П.Н.Кашкин) үзләштерелә. Дәвалау сыркындысының анафилактик үзенчәлекләрен өйрәнү алга таба иммунитет һәм аллергия механизмнарын өйрәнүгә, аллергик халәттә нерв системасының ролен ачыклауга (А.Д.Адо) китерә.

1943 елда йогышлы авыруларны кисәтү һәм дәвалау өчен 6,5 млн кешелек дозада бактериаль препаратлар җитештерелә (17 исемдә); 1945 елда бу препаратларны җитештерү сугышка кадәрге күләмнән 20 тапкырга арта.

1950–1980 еллар

1950–1980 дә көчле һәм озакка сузылган дизентерияне булдырмау һәм дәвалау өчен җирле штаммнарга яраклаштырылган дизентерия бактериофагын җитештерү үзләштерелә, югары сыйфатлы дифтерия анатоксины җитештерелә, дифтериягә, столбнякка, ютәлгә каршы иммунитет булдыру өчен даруларны борынга салу ысулы эшләнелә.

А.Д.Адо һәм И.Е.Алатырцева тарафыннан (1964) яңа фәнни юнәлеш — йогышлы аллергияне өйрәнү башлана. Илдә беренче булып, диагноз кую өчен бактериаль аллергеннар фәнни лаб-ясе ачыла, соңрак ул шартлы патоген микрофлорага нисбәтле сиземләүгә диагноз кую өчен аллерген препаратлар эшләү, аларның клиникасын өйрәнү һәм җитештерү буенча фәнни-җитештерү комплексы итеп үзгәртеп корыла, махсус поликлиника ачыла (1975).

1977 елда бактериаль аллергияне өйрәнү буенча иммунология һәм биохимия лабораториясе төзелә (мөдире А.Н.Маянский). Тукландыру тирәлекләре бүлегендә нейссерияләрнең тәңгәллеген ачыклау өчен тирәлекләр эшләнелә. Дифтерия агуы һәм аның табигате (митотик агу) өйрәнелә, үз чиратында, бу дифтерия патогенезын аңлату мөмкинлеген тудыра, авыруны дәвалау өчен яңа эзләнүләргә юл ача.

1950–1970 еллардагы грипп пандемиясе чорында диагноз кую сыркындылары һәм грипп диагностикумнары чыгарыла. Талпан энцефалитының Идел буенда табигый чыганаклары ачыклана һәм өйрәнелә, Татарстан, Удмурт, Чуаш, Мари Республикаларында, Ульянов һәм Пенза өлкәләрендә бөер синдромлы геморрагик бизгәкнең табигый чыганаклары булуы раслана, бу йогышлы авыруның һава-тузан белән күчеп йөрүе исбатлана (Т.А.Башкирёв, В.А.Бойко). Бу хезмәтләр «Урта Идел буенда бөер синдромлы геморрагик бизгәк» («Геморрагическая лихорадка с почечным синдромом в Среднем Поволжье», 1989) исемле монографиядә тупланып бирелә.

1980–2010 еллар

1980–1990 елларда әлеге авыруны булдырмау һәм дәвалау өчен иммуноглобулин (В.С.Потапов), гөмбә аллергеннары табу технологиясе эшләнә, күгәрек гөмбәләрдән беренче чират аллергеннар җитештерелә, 20 исемдәге аллергенга документ төзелә (җитәкчесе В.М.Лукашков); нейтрофилларда фибронектинга рецепторлар булуы ачыклана һәм аның нейтрофиль фагоцитоз реакцияләрендәге роле күрсәтелә; каннан дару препараты — фибронектин һәм аның нигезендә «Күз тамчылары-фибронектин» алына (җитәкчесе О.Д.Зинкевич); шартлы патоген микрофлора антигеннарына карата антитәнчекләрнең санын билгеләү өчен иммуннофермент тест-система эшләнә, ул организмның реакциясен бәяләү һәм иммун статусының аерым күрсәткечләрен билгеләү өчен файдаланыла, бу исә авыруның ничек тәмамлануын фаразларга һәм оптималь дәва ысулларын сайлап алырга мөмкинлек бирә. Фагоцитоз реакцияләре өчен стандарт вакциналар, гамәли киң кулланыш тапкан НСТ-тестлар җитештерү җайга салына.

Институтта традицион темалар буенча тикшеренүләр уздырыла: диагностика үткәрү һәм дәвалау препаратлары (бактерияләр һәм гөмбәләрдән аллергеннар, иммуноглобуллиннар), антигеннар һәм антитәнчекләр билгеләү өчен иммунофермент системалар эшләү, йогышлы авыруларга диагноз кую ысулларын камилләштерү, йогышлы эчәк авырулары һәм табигый чыганаклы йогышлы авыруларның эпидемиологиясен һәм микробиологиясен өйрәнү, бу авыруларны киметү чараларын эшләү; ТР һәм Идел буе төбәгендәге халыкка консультация-диагноз кую, дәвалау ярдәме күрсәтелә.

2010 елда институт штатында 100 дән артык кеше исәпләнә, шул исәптән 10 фән докторы, 30 фән кандидаты. Институтта эшләгән танылган галимнәр арасында: Н.М.Любимов, М.Я.Капустин, Ф.Я.Чистович, Б.А.Барыкин, П.Ф.Здродовский, Н.П.Кашкин, А.Д.Адо һ.б. бар.

Төрле еллардагы институт җитәкчеләре: Н.Ф.Высоцкий (1900–1904), И.Г.Савченко (1904–1918), В.М.Аристовский (1918–1932), С.В.Немшилов (1932–1937), П.А.Вершилова (1941–1943), А.Р.Конова (1943–1945), А.М.Борзунина (1945–1954), Н.А.Немшилова (1954–1961), И.Е.Алатырцева (1961–1970), Т.А.Башкирёв (1970–1983), В.И.Курочкин (1983–1985), И.З.Мөхетдинов (1986–1990), В.З.Камалов (1990–1996), В.М.Лукашков (1996–2000); Р.С.Фәссахов ((2002–2019)), В.Б.Зыятдинов (2019 елдан).

Әдәбият

Казанский научно-исследовательский ин­ститут эпидемиологии и микробиологии (1900–1975). К., 1975;

Казанский научно-исследовательский институт эпидемиологии и микробиологии: Юбилейная конф. КНИИЭМ (1900–2000). К., 2000.

Авторы: С.Х.Исхакова, Р.Г.Исхакова, Р.С.Фәссахов