Эчтәлек

СССР ФАнең эвакуацияләнеп килгән оешмалары нигезендә 1942 елның май аенда төзелә.

1941 елның июлендә СССР Халык комиссарлары советы каршындагы эвакуация советы карары белән Казанга СССР ФАнең 85 фәнни оешмасының 33 е, 1884 фәнни хезмәткәр, шул исәптән 93 академикһәм мөхбир әгъза (гаиләләре белән 5 меңгә якын кеше) эвакуацияләнә.

Килүчеләр арасында академиклар А.И.Абрикосов, С.И.Вавилов, И.М.Виноградов, А.В.Винтер, Б.Г.Галёркин, И.В.Гребенщиков, Б.Д.Греков, А.М.Деборин (Иоффе), Н.С.Державин, А.Ф.Иоффе, П.Л.Капица, М.В.Кирпичёв, В.А.Кистяковский, А.Н.Колмогоров, Н.Е.Кочин, Г.М.Кржижановский, А.Н.Крылов, В.Ф.Миткевич, С.С.Намёткин, С.П.Обнорский, Л.А.Орбели, Н.И.Папалекси, А.Е.Парай-Кошиц, Л.И.Прасолов, Н.Н.Семёнов, К.И.Скрябин, С.Л.Соболев, Е.В.Тарле, А.М.Терпигорев, А.Н.Фрумкин, В.Г.Хлопин, Е.А.Чудаков, К.И.Шенфер, О.Ю.Шмидт; мөхбир әгъзалар Г.В.Акимов, Н.М.Беляев, И.С.Брук, В.И.Вейц, А.Г.Вологодин, А.О.Гельфонд, Б.Н.Делоне, А.В.Ефимов, М.А.Капелюшников, А.Ф.Капустинский, Ф.Н.Красовский, К.А.Круг, Н.Л.Мещеряков, А.Н.Несмеянов, А.И.Рабинович, С.З.Рогинский, Л.Н.Сретенский, С.Ф.Фёдоров, Я.И.Френкель, А.Я.Хинчин, А.Б.Чернышёв, З.Ф.Чуханов, профессорлар И.В.Курчатов, Л.Д.Ландау була.

Эвакуацияләнгән фәнни-тикшеренү институтлары һәм фәнни учреждениеләр (лабораторияләр) Казан университетында һәм Татарстанның башка оешма һәм предприятиеләре территориясендә урнаша.

СССР ФА учреждениеләренең җирле фәнни оешмалар һәм сәнәгать предприятиеләре белән эшчәнлеген координацияләү өчен, ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты каршында Фән-техника комиссиясе (рәисе — О.Ю.Шмидт) оеша. 1941 елның августыннан 1942 елның маена кадәр Казанда вице-президентлар О.Ю.Шмидт һәм Е.А.Чудаков җитәкчелегендә СССР ФА Президиумы эшли.

1942 елның маенда СССР ФА Президиумы карары белән СССР ФА Президиумының яңа составы сайлана (аның торган урыны булып Свердловск шәһәре тәгаенләнә), Казанда СССР ФА оешмаларының Казан төркеме (җитәкчеләре итеп А.Ф.Иоффе һәм Л.А.Орбели билгеләнә) оеша.

Бөек Ватан сугышы белән бәйле рәвештә туган фәнни-техник мәсьәләләрне хәл итү өчен, берничә фәнни комиссия — СССР ФАнең хәрби диңгез флоты фән-техника мәсьәләләре комиссиясе, СССР ФАнең авиация мәсьәләләре комиссиясе, СССР ФАнең Урта Идел һәм Кама буе ресурсларын илне саклау ихтыяҗларына мобилизацияләү комиссиясе, СССР ФАнең азык-төлек ресурслары мәсьәләләре комиссиясе төзелә.

Бу вакыт эчендә СССР ФА галимнәре илнең оборона сәнәгате үсешенә зур өлеш кертә:

  • СССР ФАнең органик химия институтында җитәкчесе А.Н.Несмеянов җитәкчелегендәге карбиноллар алу (яраларны дәвалау өчен кулланыла) методикасы уйлап табыла;
  • О.К.Богданов җитәкчелегендә тиоколь каучук алуның эмульсияле алымы ачыла;
  • К.С.Топчиев җитәкчелегендәге төркем В1 витамины синтезын гадиләштерә;
  • А.Ф.Иоффе металлар физикасы өлкәсендә яңа чишелешләр бирә;
  • Г.В.Акимов җитәкчелегендәге төркем детальләрне анодлы оксидлаштыруның яңа ысулын эшли;
  • Н.Г.Четаев самолётның җир буенча хәрәкәтендәге тотрыклылыгын исәпләү теориясен уйлап таба;
  • П.Л.Капица сыек кислород алу чарасын камилләштерә;
  • С.Ф.Фёдоров җитәкчелегендәге төркем Шөгер, Сарабиккол тирәсендә, Аксубай торгынлыгы зонасы һ.б.да нефть табыла торган мәйданнарны ачыклый.

1943 елда учреждениеләрнең бер өлеше Мәскәүгә кире кайта. 1945 елның апрелендә Казанда СССР ФА филиалы ачыла.

Әдәбият

Гильманов З.И. Татарская АССР в Великой Отечественной войне 1941–1945 гг. К., 1977;

Ионенко И.М., Попов В.А. Казанский университет в годы Великой Отечественной войны. К., 1985;

Казань и Российская академия наук: Ист.-биогр. материалы. К., 1999.

Автор Р.В.Шәйдуллин