Оешуы

Химия институты 1945 елда СССР ФА Казан филиалы составында оештырыла; 1947 елдан А.Е.Арбузов (беренче директоры) исемендә; 1963 елдан СССР Фәннәр академиясенең Гомуми һәм техник химия бүлеге каршында мөстәкыйль оешма. 1965 елда А.Е.Арбузов исемендәге Химия институтын һәм СССР Фәннәр академиясенең Органик химия институтын (ОХИ) берләштерү нигезендә оештырыла. 1973 елдан — СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы, 1990 елдан — СССР Фәннәр академиясенең КГҮ, 1991 елдан РФА КГҮ составына керә.

Структурасы

ОФХИ 4 бүлектән, 19 лабораториядән тора (2020). 230 фәнни хезмәткәр, шул исәптән РФАнең 2 академигы, 2 мөхбир әгъзасы, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, 39 фән докторы һәм 136 кандидаты эшли.

Фәнни юнәлешләре

Органик химия бүлегендә фосфор һәм мышьяк кушылмалары өйрәнелә, аларның биологик актив кушылмалары синтезлана һәм бу кушылмаларны дару матдәләре, авыл хуҗалыгы өчен агулы химикатлар сыйфатында куллану мөмкинлекләре тикшерелә. Офтальмология практикасына фосарбин препараты кертелә. Физик химия бүлегендә электролиз процесслары, термохимик алымнар ярдәмендә югары молекуляр кушылмаларда фаза күчешләре процесслары өйрәнелә. Металл өслекләрне шомарту һәм ялтырату алымнары эшләнә һәм гамәлгә кертелә. Химия бүлеге тарафыннан Татарстан чыганакларының нефте өйрәнелә һәм аны эшкәртү өчен күрсәтмәләр бирелә. 1955 елдан фосфорорганик кушылмалар химиясе һәм аларны куллану буенча бөтенсоюз, соңрак халыкара киңәшмәләр үткәрелә.

ОХИ 1958 елда химия сәнәгатенә, беренче чиратта, нефть, нефть эшкәртү сәнәгатьләренә, пластик массалар җитештерүне үстерүгә ярдәм итү максатыннан оештырыла (директоры Б.А.Арбузов). 1963 елда лабораторияләр корпусы төзелә һәм куллануга тапшырыла. 2 институтны берләштергәннән соң, яңа лаборатория корпуслары: модельле (ярымзавод) җайланмалар, химик-биологик тикшеренүләр корпуслары, шулай ук виварий, остаханәләр, сыек азот станциясе төзелә. ОФХИ матдәләрнең химик төзелешен һәм процессларны инфракызыл спектроскопия, яктылыкның катнаш чәчелүе, радио- һәм масс-спектроскопия, элек­трон-, рентген-, термо- һәм хроматография алымнары ярдәмендә тикшерү өчен заманча приборлар белән җиһазландырылган. Институтта синтезлауның яңа алымнары эшләнә, төрле органик һәм элементорганик кушылмаларның төзелеше, реакциягә сәләте һәм физиологик активлыгы өйрәнелә; үсемлекләрне саклый торган химик чаралар, репеллентлар, актив өслекле матдәләр, химия һәм нефть химиясе производстволары технологияләре эшләнә. Аз токсинлы холинэстеразга каршы булмаган кушылмалар арасыннан яңа дару матдәләре эзләүдә үз алымнарын булдыру медицина гамәленә күп кенә оригиналь препаратлар кертү мөмкинлеген бирә, алар арасында димефосфон — метаболик дәвалауда тәэсир итү мөмкинлекләре зур булган матдә, глицифон — бластомаларга каршы чара бар. Органик кушылмаларның яңа реакцияләре ачыла, фосфор атомы төшенең химик реакцияләр барышында динамик полярлашу күренеше билгеләнә. Урал-Идел буе нефте һәм табигый битумнары аларның геол. урнашу һәм катламга тәэсир итү шартларына бәйләп тикшерелә, нәтиҗәдә ярлыланган чыганаклардан нефть алуны көчәйтүче алымнар булдырыла.

1990 елларда ОФХИны үстерү концепциясе эшләнә, аңа фундаменталь тикшеренүләрне гамәли эшкәртмәләр белән төгәлләү, төбәк бурычларын хәл итүдә катнашу, үз фәнни җитештерү базасын булдыру керә. Фәнни тикшеренүләр стратегиясе шуңа бәйле рәвештә формалаштырыла. Модельле җайланмалар корпусының матди базасын институтта уйлап табылган дару матдәләрен эшләп чыгару өчен ныгыту, төбәк бурычларына (нефть һәм авыр битумнар химиясе һәм геохимиясе, дару матдәләре эшләү) кергән эшләрне ТР ФА белән берлектә җайга салу башлана.

ОФХИнең төп тикшеренү юнәлешләре: яңа матдәләр, материаллар һәм технологияләр тудыруның нигезе буларак, фосфор, аның органик һәм элементорганик кушылмалары химиясе; супрамолекуляр органик химия, фуллереннар химиясе, наноүлчәнешле кисәкчекләр; катлаулы молекуляр системаларның физик химиясе; макро- һәм политөшле карбо- һәм гетероциклик кушылмалар химиясе; медицина, азык-төлек сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы өчен биологик актив препаратлар алуның фәнни нигезләре; органик, элементорганик һәм комплекслы кушылмаларның стереохимиясе һәм кристалл химиясе; нәрацемик матдәләр табу, анализлау һәм алардан фадалану; нефть һәм битум химиясе, геохимиясе һәм аларны эшкәртүнең фәнни нигезләре; биополимерлар һәм түбән молекуляр табигый кушылмалар химиясе; интеграль оптик электроника өчен полимер материаллар.

Фәнни багланышлары

Институт Германия, АКШ, Франция, Чехия, Польша, Көньяк Корея, Япониянең фәнни оешмалары белән иҗади багланышта тора; Испания, Казакъстан, Молдавия, Италия, Австрия, Греция, Аргентина, Белоруссия, Нидерланд, Канада, Швейцария, Бельгия, Англия, Кытай, Вьетнам галимнәре белән хезмәттәшлек итә (стажировкалар, уртак тикшеренүләр, халыкара конференцияләр). ОФХИда, Россиядә беренче булып, Дару матдәләренең сыйфатына дәүләт контроленең төбәк үзәге, Авыр чыгарыла торган нефть һәм табигый битумнар фәнни-тикшеренү үзәге (ТР ФА һәм «Татнефть» АҖ белән берлектә), Матдәләр һәм материалларның төзелешен, үзлекләрен һәм составын физик-химик тикшерүләрнең күмәк спектроаналитик үзәге, Стандарт үрнәкләр һәм реактивлар үзәге булдырыла. Институт каршында «Перспектив материаллар һәм технологияләр» фәнни-уку үзәге (Казан университеты һәм Казан технология университеты белән берлектә оештырыла), академиклар А.Е. һәм Б.А.Арбузовлар музей-йорты бар.

Бүләкләре

Фәнни эшчәнлеге һәм кадрлар әзерләве өчен ОФХИ Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә (1969). Ленин бүләгенә — 2, СССР Дәүләт бүләгенә — 2, ТР Дәүләт бүләгенә — 2, Халыкара Арбузовлар бүләгенә 1 кеше лаек була. Фәнни тикшеренү эшенә А.Е. һәм Б.А.Арбузовлар, А.Н.Пудовик, А.И.Коновалов һ.б. зур өлеш кертә.

Җитәкчеләре

Институтның җитәкчеләре: Б.А.Арбузов (1965–1971), А.Н.Пудовик (1972–1989), А.Н.Верещагин (1989), Ә.С.Батыева (1989–1990, директор вазифаларын башкаручы), А.И.Коновалов (1990–2001), О.Г.Синяшин (2001 елдан).

Әдәбият

Институт органической и физической химии имени А.Е.Арбузова КНЦ РАН. Фәннәр академиясекты — люди — память. К., 2001.

Автор — Л.В.Нестеров