Оешуы

1991 елда СССР ФА Казан филиалының Е.К.Завойский исемендәге Физика-техника институтының төп фәнни юнәлешләре фильтрлау теориясе (математика секторы, Н.Г.Чеботарёв тарафыннан нигез салынган) һәм сүрүләр теориясе (бүлек башлыгы Х.М.Мөштәри) булган механика бүлекчәләре җирлегендә оештырыла.

Фәнни юнәлешләре

Институтта теоретик һәм эксперименталь тикшеренүләрнең төп юнәлешләре: юка тышчалы конструкцияләрнең, гидроаэросыгылмалы һәм дулкынлы системаларның нәсызыкча механикасы; күзәнәкле структураларда һәм технологик җайланмаларда күп компонентлы күпфазалы тирәлекләр динамикасы; үзгәрүчән структуралы идарә системаларының нәсызыкча тотрыклылык теориясе.

1970–1990 елларда, контактлы өслекнең зур күчешләрен исәпкә алып, юка тышчалы конструкцияләрнең сыеклык һәм газ белән тәэсир итешүе теориясе үстерелә; үткәргеч торбалар, моторлар, үтә үткәрүчән кабель, парашютлар, биотышчалар һ.б.ның модельләрен тәшкил итүче системалар тәкъдим ителә (М.Ә.Илһамов, Ә.Н.Гыйльманов, Җ.М.Сәхәбетдинов, В.В.Ридель, Р.Ш.Гыймадиев). Торбаларда газ һәм аэрозольнең көчле нәсызыкча тирбәнешләре эксперименталь һәм нисбәти тикшерелә; дулкыннарның ярым дисперсияле пар-газ тамчылы катышмаларда таралуы теориясе һәм газ куыкчыгының сыеклыктагы динамикасын тикшерү өчен математик модель эшләнә (М.Ә.Илһамов, Д.Ә.Гобәйдуллин, Р.Г.Зарипов, А.А.Аганин). Катлаулы геометрияле сүрүләрнең көчле җылылык йөкләнешләре тәэсиренә ныклыгы теориясе һәм аны исәпләү алгоритмнары тәкъдим ителә; структуралары бериш булмаган элпәләр һәм мембраналарның механик үзлекләрен билгеләүнең эксперименталь-теоретик алымы үстерелә (М.С.Корнишин, М.С.Ганиева, Н.М.Якупов).

Фәнни нәтиҗәләре

1990–2000 елларда нефть, газ һәм су катламнарын фильтрлау параметрларын идентификацияләү алымнары эшләнә; полимердисперс системалар кулланып, нефть катламнарына су кертүнең математик модельләре төзелә (М.Х.Хәйруллин, П.А.Мазуров, А.И.Никифоров). Технологик җайланмаларда һәм җылылык алмаштыргычларда җылылык һәм масса күчерүнең матем. модельләре, суыту системалары, җилләткечләр конструкцияләре, градирлау корпусларын көчәйтү өчен терәк системалар тәкъдим ителә (В.Л.Федяев, А.Б.Мазо, Н.М.Якупов).

Институтта тупланган үзгәрешле тигезләнеш массасының релятивистик динамикасына (У.Н.Закиров) караган мәсьәләләр, нәсызыкча идарә системаларының һәм очраклы структур үзгәрешләре булган системаларның тотрыклылыгын тикшерү өчен Ляпунов вектор функцияләр алымы (А.И.Маликов) үсеш ала.

Структурасы

Институт составында (2020) — 8 лаборатория (тоташ тирәлек механикасы; тоташ тирәлекнең хисаплау динамикасы; сүрүләрнең нәсызыкча механикасы; фильтрлау процессларын математик модельләштерү; җир асты гидродинамикасы; технологик процессларны модельләштерү, тотрыклылык һәм идарә итү; гидрогеологик процессларны математик модельләштерү төркеме) һәм аспирантура бүлеге. Штатта 75 фәнни хезмәткәр, шул исәптән 12 фән докторы һәм 39 фән кандидаты. Тәҗрибә базасына 8 эксперименталь җайланма, күппроцессорлы хисаплау системасы МВС-1000/16К керә. Фәнни тикшеренү нәтиҗәләре «Татнефть», «Түбәнкаманефтехим» АҖләрендә һәм ТРның башка предприятиеләрендә гамәлгә кертелгән. Ш.У.Галиев, К.З.Галимов, М.С.Ганиева, Б.В.Гулин, В.Л.Данилов, В.А.Иванов, М.Ә.Илһамов, М.С.Корнишин, В.М.Матросов, Р.Г.Нигъмәтуллин, Һ.С.Салихов, И.В.Свирский, В.В.Скворцов, И.Г.Терегулов, В.Д.Чугунов һ.б. институтта механика буенча тикшеренүләргә зур өлеш кертәләр. Институтның күп кенә хезмәткәрләре ТРның атказанган фән эшлеклесе, ТРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе исемнәренә лаек була, орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә.

Җитәкчеләре

Институтның җитәкчеләре — М.Ә.Илһамов (1991–1996), В.Л.Федяев (директор вазифасын башкаручы, 1996–1998), Д.Ә.Гобәйдуллин (1998 елдан).

Әдәбият

Обзоры исследований по механике сплошной среды: К 50-летию КазНЦ РАН. К., 1995;

Институт механики и машиностроения // Проблемы нелинейного анализа в инженерных системах: Междунар. сб. 1998. Вып. 1(7);

Актуальные проблемы механики сплошной среды: К 10-летию ИММ КазНЦ РАН. К., 2001;

Российская академия наук. 1991–2001. М., 2002.