Оешуы

Республикадагы фәнни-тикшеренү, фәнни-педагогик, сәнгать, музей-архив, тәрҗемәчелек эшчәнлекләрен оештыру максатыннан төзелә. 1920 елда оешкан ТАССР Мәгариф халык комиссариаты Фәнни бүлегенең дәвамчысы булып тора.

Гыйльми Үзәк карамагында башта дүрт комиссия – фәнни-сәяси, фәнни-техник, фәнни-педагогик һәм сәнгать (бирегә шулай ук матур әдәбият, театр, музыка, рәсем сәнгате, кинематография бүлекләре керә) комиссияләре, баш идарәләр һәм Секретариат оештырыла. ТАССР архивларының, музейларының Баш идарәләре һәм Секретариат Гыйльми Үзәккә буйсына.

Җитәкчелеге

Җитәкчелек рәис һәм биш кешелек коллегиядән – Дәүләт гыйльми советы, Югары сәнгать комиссиясе, Баш архив, Баш музей рәисләре, Профсоюзларның Татарстан өлкә советы вәкилләреннән гыйбарәт.

Рәисләре:

  • Г.Г.Максудов (1922–1924),
  • Г.Г.Ибраһимов (1925–1927 елның марты),
  • М.Х.Таһиров (1927 елның марты – 1928),
  • С.С.Атнагулов (1928–1930).

Эшчәнлеге

Гыйльми Үзәк төзелеше берничә тапкыр үзгәртелә: аның карамагында 1923 елның маенда – Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте, 1925 елның маенда Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте, 1927 елда Татар мәдәнияте йорты, 1930 елда Татарстан икътисад фәнни-тикшеренү институты оештырыла.

Җәмгыятьнең мәдәни тормышында барган зур үзгәрешләр чорында оешкан Гыйльми Үзәк белем бирү өлкәсендә, гомуми, башлангыч һәм урта профессиональ белем бирү мәктәпләрендә укыту планнарын, программалар һәм дәреслекләр әзерләүдә, нәшрият сәясәтен билгеләүдә, татар тел белемен, әдәбиятын, тарихын һәм этнографиясен өйрәнүдә актив эшчәнлек алып бара. Татар театры һәм музыка сәнгатен үстерүгә багышланган беренче дәүләт чаралары Гыйльми Үзәк тарафыннан үткәрелә.

Аеруча уңышлы эшләгән вакыты атаклы язучы һәм галим Г.Г.Ибраһимов рәислек иткән чорга туры килә.

Гыйльми Үзәктә танылган белгеч-галимнәр эшчәнлек алып бара. Төрле елларда Гыйльми Үзәккә зур өлеш керткән галимнәр – Е.И.Чернышёв, В.В.Егерев, Н.Н.Фирсов, Г.Ф.Линсцер, С.П.Сингалеевич, П.М.Дульский, М.Г.Худяков, Г.С.Гобәйдуллин, М.Х.Корбангалиев, Х.Бәдигый, Г.Х.Алпаров, Гали Рәхим, Җ.Вәлиди, М.Ә.Фазлуллин, Н.С.Надиев һ.б.

Гыйльми Үзәкнең татар халкы мәдәни мирасын киң колачлы өйрәнү, аны торгызу мәсьәләләрендә ВКП(б) һәм аның җирле органнары тарафыннан үткәрелгән демократияне чикләү сәясәте белән килешмәве, шулай ук латин графикасы (кара: Яңалиф) кертүгә каршы булуы белән бәйле рәвештә, 1927 елның икенче яртысыннан оешманың эшчәнлеге чикләнә, соңрак бөтенләй туктатыла.

1927 елның 4 июнендә ТАССР Халк комиссарлары советы Татар мәдәнияте йортын төзү турында карар кабул итә. Аңа Гыйльми Үзәк карамагында булган Китап палатасы, Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте, Татарстан төбәкләрен өйрәнү бюросы, Татарстан Педагогия җәмгыяте һ.б. җәмгыятьләр күчерелә.

Әдәбият

Тутаев М.З. Развитие народного образования в Татарии. Казань, 1970.

Культурное строительство в Татарии. 1917–1941: сборник документов и материалов. Казань, 1971.

Хасанов М.Х. Галимджан Ибрагимов. Казань, 1977.

Фаттахова Г.А., Валеев Р.К. Академический центр Татарии в 1920-е годы. Казань, 2002.

Академический центр Наркомпроса ТАССР: документы и материалы. Казань, 2015.

Авторы – Г.С.Сабирҗанов