1943 елның мартында Казанда Кызыл Армиягә хәрби инженерлык мәсьәләләрендә фәнни-техник ярдәм күрсәтү максатыннан оештырыла. Җитәкчесе — академик А.Ф.Иоффе. Комиссия эшендә Кызыл Армия баш хәрби-инженерлык идарәсенең 4 вәкиле — академиклар Б.Г.Галёркин, Е.А.Чудаков, П.И.Степанов һәм Н.Н.Семёнов катнаша.

Сугыш тәмамланганнан соң, комиссиянең эшчәнлеге туктатыла.