Эчтәлек

ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты бюросы һәм СССР ФА Президиумының бердәм карары нигезендә ТАССРда фәнни эшләр белән җитәкчелек итү һәм СССР ФАнең Казанга эвакуацияләнгән фәнни оешмалары эшчәнлеген координацияләү максатында 1941 елның сентябрендә оештырыла.

Рәисе — академик О.Ю.Шмидт, рәис урынбасары — ВКП(б)­ның Татарстан өлкә комитеты секретаре А.А.Абецедарский. Комиссия әгъзалары: академиклар Е.А.Чудаков, А.Ф.Иоффе, Н.Н.Семёнов, ВКП(б)ның өлкә комитеты секретаре Р.Г.Хәмидуллин, Казан шәһәр комитеты секретаре А.И.Греньков һ.б. Комиссия фәнни-оборона характерындагы барлык эшләрне берләштерә, Татарстанның сәнәгый предприятиеләренә фәнни-техник һәм консультатив ярдәм күрсәтә, фәнни эшләнмәләрне тиз арада җитештерү өлкәсендә гамәлгә кертүгә булышлык итә. Эшчәнлеге 1944 елда туктала.

Әдәбият

Ионенко И.М., Попов В.А. Казанский университет в годы Великой Отечественной войны. К., 1985; 

Попов В.А. Мобилизация и использование трудового потенциала производ­ственно-технической и научной интеллигенции в годы Великой Отечественной войны. К., 1991.

Автор — В.Ф.Телишев