Астрономия үсешенә, төрле илләр астрономнарының эшлекле аралашуына булышлык итә, күп обсерваторияләр катнашуын таләп иткән астрономик тикшеренүләрне координацияли.

1919 елда оештырыла. Берлекнең әгъзалары — 70 тән артык илнең милли фәнни оешмалары галимнәре (10800 дән артык әгъза), шул исәптән ТР галимнәре: О.И.Белькович, М.И.Лавров, А.И.Нефедьева, Н.Г.Ризванов, Н.А.Сәхибуллин.

ХАБның эш органнары — эшчәнлекләре астрономия өлкәсендәге төрле проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән башкарма комбинат, 50 дән артык тармак комиссиясе һәм эшче төркемнәр; ХАБ эшчәнлеге белән Генераль ассамблеяләр җитәкчелек итә, алар берлек әгъзасы булган илләрнең берсендә 3 елга бер җыелалар (1958 елда — Мәскәүдә). Анда астрономиянең актуаль мәсьәләләре буенча фәнни докладлар тыңлана, хисаплар раслана, төрле илләрнең астрономнары катнашындагы тикшеренүләрнең програмасы тәкъдим ителә.

Автор — Р.Г.Усманов