Эчтәлек

1942 елның апрелендә Казанда өстәмә азык-төлек ресурсларын табу максатыннан оештырыла. Җитәкчесе — академик Л.А.Орбели. Ботаника (мөхбир әгъза Б.К.Шишкин) һәм зоология (профессор Н.А.Ливанов) буенча тармак комиссияләре эшли. Комиссия эшендә СССР ФА институтлары (беренче чиратта Ботаника институты), Идел буе югары уку йортлары галимнәре, Казандагы Табигыять фәннәре белеме җәмгыяте фәнни хезмәткәрләре катнаша. Комиссия Татарстанда балык үрчетүне киңәйтүнең яңа мөмкинлекләрен таба, сәнәгатьтә кулланыла торган кытлык майлар һәм терлек аксымнарын үсемлек маена алыштыру мөмкинлеген ача, терлекчелекнең азык базасын киңәйтүдә колхоз һәм совхозларга ярдәм күрсәтә.

Комиссиянең эшчәнлеге Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң туктатыла.

Әдәбият

Гильманов З.И. Татарская АССР в Великой Отечественной войне 1941–1945 гг. К., 1977.