Беренче тапкыр үтә нечкә үзара тәэсирнең ирекле радикаллар ЭПРы спектрларына йогынтысы ачыла (С.А.Альтшулер, Б.М.Козырев, С.Г.Салихов, 1950).

Сыек яки туңган эремәләрдә һәм пыялаларда металл ионнары гадәти булмаган дәрәҗәдә оксидлашкан катнашмаларны да кертеп, составында тимер төркеме, палладий, платина һәм сирәк мәгъдән элементлары ионнары булган комплекслы катнашмаларны ЭПР-спектро­скопик тикшерү алымы эшләнелә (Н.С.Гарифьянов, Б.М.Козырев, Б.М.Одинцов, Р.С.Абдрахманов һ.б.).

Эремәләрдәге электрон релаксациясе парамагнитик ионнарның электрон релаксациясе (шул исәптән нәрезонанслы йотылуы) процесслары, шулай ук ионнары белән алмашучы металл катнашкан полимерларның структур оешуы өйрәнелә (Мәхмүт М.Зарипов, Р.М.Юльметьев, Г.П.Вишневская, Б.М.Козырев һ.б.).

Парамагнетиклар эремәләренең төзелеше һәм комплекслар барлыкка килү процесслары ТМР алымы белән тикшерелә (А.И.Ривкинд һ.б.).

Өлешчә тәртипкә салынган сыек кристаллы матрицаларда, шулай ук металл катнаш магнитлы сыек кристалларда (беренче тапкыр уйлап табылган) парамагнит комплексларын ЭПР ярдәмендә тикшерү алымы теоретик һәм эксперименталь яктан үстерелә (И.В.Овчинников, Ю.Г.Галләметдинов һ.б.).

Порошокларда, эремә һәм пыялаларда ирекле радикалларның һәм күптөшле кушылмаларның ЭПР-спектроскопиясен үстерүгә зур өлеш кертелә (Ю.В.Яблоков һ.б.).