Сирәк мәгъдән элементлары тозларында беренче тапкыр спин-рәшәткәле релаксация вакытлары исәпләнелә (С.А.Альтшулер, 1953), сыеклыкның парамагнитик релаксациясе механизмы (С.А.Альтшулер, К.Ә.Вәлиев, 1958) һәм Орбах-Әминов процессы исемен алган спин-рәшәткәле релаксация механизмы (Л.К.Әминов, 1962) тәкъдим ителә.

1960 еллар уртасыннан релаксацияне үлчәүнең эксперименталь резонанслы алымнары үсеш ала (Л.Я.Шекун һ.б.). Электрон парамагнит резонансы сызыгы очын импульслы туендыру вакытында фононнар системасының артык кызуын һәм фононнар ташкыны барлыкка килүне тәҗрибәдә күзәтү (С.А.Альтшулер, Р.М.Вәлишев, А.Х.Хәсәнов, 1971) һәм бу күренешнең теориясен төзү (Б.И.Кочелаев, Р.Г.Дәминов һ.б.) аеруча зур казанышлар булып санала.