Психоневрологик фәнни тикшеренүләргә нигез салучылар булып Л.О.Даркшевич һәм В.М.Бехтерев санала.

Казан университеты галимнәре XIX йөз башында нерв системасы халәтенең авыру барышына тәэсирен өйрәнә башлыйлар (Н.А.Виноградов, Д.М.Скалозубов).

1882 елда Казан невропатологлар һәм психиатрлар җәмгыяте оештырыла, «Неврологический вестник» журналы нәшер ителә башлый, 1887 елдан университетта Нерв авырулары клиникасы эшли.

В.М.Бехтерев тарафыннан яшәү өчен мөһим системалар иннервациясенә ми кабыгындагы үзәкләрнең тәэсирен тикшерү — организмдагы вегататив процессларны ми кабыгы көйләвен тәҗрибә юлы белән тикшеренүләр башлап җибәрүгә этәргеч була.

Л.О.Даркшевич, физиолог Н.А.Миславский, хирурглар В.И.Разумовский, А.В.Вишневскийның бергәләп тикшеренүләре илдә нейрохирургия юнәлеше үсешенә китерә.

1890 елда дөньяда беренче тапкыр Гассер төенен операция юлы белән алу башкарыла. ХХ йөздә арка һәм баш мие шешләре билгеләрен, нерв системасының шешләре һәм тамырлары авырулары патоморфологиясен өйрәнү (А.В.Фаворский, 1916–1930; Л.И.Омороков, 1930–1960) актуаль юнәлеш ала.

И.С.Алуф нейрогистологик һәм цитоархитектоник тикшеренүләр (1920–1930) үткәрә, СССРда рефлексотерапиягә нигез салучыларның берсе И.И.Русецкий хезмәтләре вегетологияне өйрәнүгә багышлана.

Энәләр кадап дәвалау буенча уникаль атлас һәм ил күләмендәге кулланма хезмәт авторы Д.М.Табиева, мануаль терапия һәм акупунктура механизмнары буенча хезмәт авторы Г.А.Иваничев аның эшен дәвам итәләр.