1863 елда Казан университетында патологик анатомия кафедрасы ачыла һәм бу үз чиратында патологоанатомик тикшеренүләр башлап җибәрүгә мөмкинлек бирә, анда морфология юнәлешендәге эшчәнлек үсеш ала, туберкулёз, көчле лейкемия вакытында патологик тикшеренүләр үткәрелә (А.В.Петров, Н.М.Любимов).

Гомуми патология И.П.Васильев җитәкчелегендә клиника һәм патологоанатомиянең үзара бәйләнеше аша өйрәнелә (1910–1920). Атеросклероз, үпкә һәм элпә рагы вакытында ангиология, ганглионевромалар этиологиясен өйрәнүне аның шәкертләре (Г.Г.Непряхин, И.Г.Ибәтуллин) дәвам итәләр.

Рак авыруы патологиясе мәсьәләләрен күпьеллык тикшеренүләр нәтиҗәсендә (1970–1990) авыру барышын фаразлауга ирешелә, патологик процессларга һәм авыру билгеләренең кабатлануына диагноз кую өчен маркерлар куллану башлана, үпкә ялкынсынуы һәм үпкә рагы авыруы арасындагы үзара бәйләнеш ачыклана, молекуляр патогенез тикшерелә һ.б. эшләр башкарыла (В.А.Добрынин, Н.Ш.Шәмсетдинов).

1990 елларда шешләргә алшарт булган (диспластик) процесслар һәм шешнең ракка әйләнүендә цито­скелет (цитокератин) ролен өйрәнү, рак шешләренең үсешен фаразлау, иммуногистохимик диагнозлау һәм дәвалау (С.В.Петров) эшләре үсеш ала.