Казан йогышлы авырулар белгечләренең фәнни тикшеренүләре йогышлы авыруларга иртә диагноз кую ысулларын эшләүгә, патогенезын, клиникасын өйрәнүгә һәм дәвалауга юнәлтелә.

Б.А.Вольтерның беренче хезмәтләре (1920 еллар) авыл җирлегендә йогышлы авыруларга диагноз кую һәм аларны булдырмау ысулларын эшләүгә багышлана. Ул кискен йогышлы авырулар клиникасын өйрәнә, серологик реакцияләр үткәрү өчен сыркындылар җыелмасы, зур кан тамчысында лейкоцитлар санауны тәкъдим итә.

Аның эшен дәвам итүчеләр тарафыннан 1940–1980 елларда

  • сыек һәм коры бактериофагларны чагыштырып өйрәнү эшләре башкарыла,
  • дизентерияне дәвалауда сульфидин куллану өйрәнелә (А.Е.Резник),
  • дифтериягә диагноз кую һәм дәвалау оптимальләштерелә (В.И.Качурец, Н.П.Кудрявцева, С.Х.Хәбибуллина, Л.М.Малышева),
  • йогышлы чире булган авыруларда шок вакытында кан әйләнеше бозылу һәм гемостазны булдырмау һәм дәвалау (Д.Ш.Еналиева) эшләре башкарыла;
  • рожа кабатлануы вакытында гомеостаз һәм иммунитет бозылулар өйрәнелә, аларны терапия юлы белән көйләү эшләнелә (В.Х.Фазылов),
  • шулай ук йогышлы авырулар барышына яңа фосфорорганик кушылмалар тәэсире өйрәнелә (Н.А.Булатова, Л.Ч.Самерханова, В.С.Мороков, В.Х.Фазылов, А.С.Созинов).

Д.Ш.Еналиева һәм В.Х.Фазылов җитәкчелегендә башкарылган фәнни тикшеренүләр кайбер йогышлы авырулар патогенезында гомеостаз һәм иммуногенез бозылуларының яңа фактларын ачыкларга, глюкокортикостериодлар, димефосфон, ксимедон кебек препаратлар белән патогенетик дәвалауның авыру барышына уңай тәэсирен билгеләргә мөмкинлек бирә.

Соңгы елларда вируслы гепатитлар патогенезы һәм аны дәвалау инфекционистлар һәм эпидемиологларның (Д.К.Бәширова, А.С.Созинов, Э.Х.Мамкеев) тирәннән өйрәнү предметы булып тора.

А.Д.Царегородцев һәм В.А.Анохин тарафыннан балаларда көчле респиратор авырулар вакытында патологик синдромнар үсешенең заманча концепциясе тәкъдим ителә.