Эчтәлек

Казан университеты каршында метеорологик күзәтүләр оештырылу (1805, И.И.Запольский), Метеорология обсерваториясе ачылу (1812), Казан һәм Уралның кайбер пунктлары климаты турында беренче фәнни хезмәтләр чыгарылу (1815–1816, Ф.К.Броннер; 1829, 1831, А.Я.Купфер, Н.И.Лобачевский) чорында нигез салына башлый.

Идел буе, Кавказ, Урал һәм Себердә табигать күренешләрен, климат шартларын өйрәнү 1830 еллардан алып барыла (Э.А.Кнорр, А.С.Савельев). Метеорологик тикшеренүләр үсешендә Казан университеты каршындагы Табигыятьчеләр җәмгыяте (1869) аерым урын алып тора.

И.А.Больцани — аэрологик тикшеренүләрне башлап җибәрүче, 1869–1870 елларда ул үзе төзегән — бәйләп беркетелә торган аэростат ярдәмендә һава басымын, температурасын һәм дымлылыгын төрле биеклекләрдә үлчи.

И.Н.Смирновның «Һава торышының алдан әйтелү мөмкинлеге һәм Россиядәге язгы давыллар турында» («О предсказуемости погоды и о весенних бурях в России», 1870) монографиясе һава торышын алдан әйтү ысулының һәм шуның белән синоптик метеорологиянең фәнни нигезе булып тора.

1880 елларда актионометрия һәм җылылык балансы тикшеренүләре үткәрелә башлый (Р.А.Колли, Ф.М.Цомакион). Н.П.Слугинов һәм Д.А.Гольдгаммер тырышлыгы белән XIX йөз ахырыннан «Көнчыгыш Россиянең метеорологик челтәре турында хезмәтләр» чыгарыла. XX йөз башында Казан университеты геофизика (хәзер метеорология, атмосфера климатологиясе һәм экологиясе) кафедрасы хезмәткәрләре (И.А.Картиковский, П.Д.Кушников, Н.Ф.Пушкин) тарафыннан төбәк климаты буенча күп кенә хезмәтләр языла, Казан метеорология фәнни мәктәбе вәкилләренең актив катнашында 1930 елда Татарстан гидрометеорология хезмәте оештырыла.

1930–1960 елларда атмосфера циркуляциясе, климаты, сусаклагычларның метеорологик һәм гидрологик режимы, республиканың агроклиматик ресурслары үсешенә П.Т.Смоляков, О.А.Дроздов, Н.В.Колобов, Е.Д.Федотова һ.б. шактый зур өлеш кертәләр.

1970 елдан мониторинг, климатны модельләштерү һәм параметрларын алдан әйтү, атмосфераның гомуми циркуляциясе, энергетикасы һәм пычрануы турындагы мәсьәләләр һәрьяклап өйрәнелә (Ю.П.Переведенцев, М.А.Верещагин, Р.Р.Хәйруллин, Э.П.Наумов, К.М.Шанталинский һ.б.).

Төньяк ярымшар тропосферасында климатның хәзерге глобаль җылынуы, шулай ук аның региональ үзенчәлекләре соңгы вакытларда җентекләп анализлана. Урта Идел буе, Татарстан, Казан климаты, эре масштаблы атм. күренешләренең динамикасы һәм энергетикасы, циклоник эшчәнлек, яңартылучан энергия чыганаклары турында, атмосфера экологиясе һ.б. буенча монографияләр басыла.

Региональ, Россия һәм Халык­ара дәрәҗәдә фәнни семинарлар һәм конференцияләр оештырыла һәм үткәрелә.

Әдәбият

Переведенцев Ю.П. Метеорология в Казанском университете: становление, развитие, основные достижения. К., 2001.

Авторлар: Ю.П.Переведенцев, Э.П.Наумов