Эчтәлек

XIX йөзнең соңгы чирегендә формалаша. Нигез салучысы — И.А.Бодуэн де Куртенэ. Ул Казан университетында тел белеме мәсьәләләре белән кызыксынучы мөгаллим һәм студентларны берләштергән түгәрәк оештыра.

Казан лингвистика фәнни мәктәбенең иң күренекле вәкилләре — В.А.Богородицкий, Н.В.Крушевский, А.И.Александров, А.И.Анастасиев, А.С.Архангельский, П.В.Владимиров, А.А.Царевский, Н.С.Кукуранов, В.В.Радлов, С.К.Булич һ.б. Казан мәктәбе лингвистлары яшь грамматизм юнәлеше (младограмматизм — Европа тел белемендәге юнәлеш, 1870 елларда Германиядә барлыкка килә) белән мавыгалар. Алар фикеренчә, телнең сөйләм һәм язма формаларын аерып карау, җанлы сөйләмне тулы һәм төрле яклап өйрәнү, телдәге психологик һәм физиологик үзара бәйләнешләргә анализ, статика һәм динамиканы (синхрония һәм диахрония) аерып карау, тел күренешләренә мөнәсәбәтле тарихилыкның төгәл чагылыш табуы, җанлы телләргә игътибар, барлык телләрнең дә тигез хокуклы булуы һ.б. иң әһәмиятлеләрдән санала.

Казан лингвистика фәнни мәктәбе галимнәре үзләренең хезмәтләре белән тел белеменең эксперименталь фонетика, квантитатив лингвистика, структур лингвистика һ.б. бүлекләренә нигез салалар.

Казан лингвистика фәнни мәктәбе галимнәренең төп казанышлары :

  • телгә, даими эш итүче һәм бер үк вакытта һәрчак үсеш, үзгәрештәге феномен буларак, диалектик караш булдыру;
  • телне тарихи (диахрон) һәм тасвирый (синхрон) яктан өйрәнү методикаларын эшләп чыгару.

Генеалогик классификация белән беррәттән алар телләрнең социаль һәм структур типологиясе белән дә шөгыльләнәләр. Телнең психик дөнья күренеше булуын танучы традицияне хуплап, Казан галимнәре аның иҗтимагый асылына басым ясыйлар, шул рәвешчә, алар француз (А.Мейе) һәм Женева (Ф. де Соссюр) социаль лингвистика мәктәпләреннән дә элгәре, тел белемендә яңа юнәлеш — социолингвистикага нигез салалар. Телнең социаль асылы турындагы фикерне үстереп, Казан лингвистика фәнни мәктәбе вәкилләре барлык телләрнең дә тигез хокуклы булуын тануны зарури саныйлар, җирле халыкларның (татар, мари, чуаш һ.б.) телләрен өйрәнү мөһимлеген ассызыклыйлар.

Бодуэн де Куртенэ фикеренчә, Казан университеты, Россиянең башка университетларыннан аермалы буларак, тарихның үзе тарафыннан гаять уңай шартларга куелган: ким дигәндә өч тел семьялыгы (славян, төрки һәм фин-угор) вәкилләре яши торган өлкәдә урнашкан, шулай булгач, ул әлеге телләрдә сөйләшүче халыкларның телләрен, мәдәниятен, тарихын өйрәнү үзәге булырга тиеш. Ул университетта төрки телләр һәм фин теле кафедрасын кабат торгызуга, факультатив рәвештә булса да, татар телен укытуны кайтаруга ирешә, укучылары арасында татар студентлары да була, аларга ул укуларында актив рәвештә ярдәм итә.

В.А.Богородицкий да, остазының идеяләренә ияреп, тюркология мәсьәләләре белән шөгыльләнә; рус һәм татар телләре акустикасын өйрәнә торган (Г.Шәрәф, М.Х.Корбангалиев хезмәтләре) Эксперименталь фонетика кабинеты төзи. Ул шулай ук палатография, лингвография технологиясен һ.б.ны фонетик анализ практикасына кертә.

Теоретик һәм гамәли тел белеме методларының Казан лингвистика фәнни мәктәбевәкилләре тарафыннан эзлекле рәвештә кулланылуы өйрәнелә торган проблемалар төркемен, ХХ йөз лингвистикасында закончалыклы дәвамын тапкан лингвистик тикшеренүләрне тагы да киңәйтә (телнең системалылыгы, телләрнең катнашлыгы, лингвометодика мәсьәләләре). Телнең системалы булуына борынгы телче галимнәр үк төшенә, әмма ул бары XIX йөз ахырында гына тел белеменең теоретик проблемасына әверелә: Казан лингвистика фәнни мәктәбевәкилләре телне катлаулы, һәрвакыт үзгәреп торучы төрле элементлар (фонетик, морфологик, синтаксик һ.б.) системасы буларак күзаллый башлыйлар.

Казан лингвистика фәнни мәктәбе идеяләре түбәндәге хезмәтләрдә бәян ителә:

  • Бодуэн де Куртенэның Казан университетында укыган программа характерындагы лекцияләре, «Николай Крушевский, аның тормышы һәм фәнни хезмәтләре» («Николай Крушевский, его жизнь и научные труды», 1888), «Тел белеменең бурычлары турында» («О задачах языкознания», 1889), «Кеше сөйләмендә авазларның ясалу үзенчәлекләре» («Человечение языка», 1893), «Барлык телләрнең дә катнаш булуы турында» («О смешанном характере всех языков», 1901), «XIX гасыр тел белеме, яки лингвистикасы» («Языкознание, или лингвистика XIX века», 1901),  «Тел күренешләренең психик нигезләре турында» («О психических основах языковых явлений», 1903) хезмәтләрендә,
  • Н.В.Крушевскийның «Тел турындагы фәннең предметы, бүленеше һәм методы» («Предмет, деление и метод науки о языке», 1880), «Тел турында гыйльми очерк» («Очерк науки о языке», 1883),
  • В.А.Богородицкийның «Тел белеме һәм рус теле буенча очерклар» («Очерки по языковедению и русскому языку», 1910), «Гомуми тел белеме буенча лекцияләр» («Лекции по общему языковедению», 1913), «Рус грамматикасының гомуми курсы» («Общий курс русской грамматики», 1930), «Эксперименталь мөмкинлекләр яктылыгында рус теле фонетикасы» («Фонетика русского языка в свете экспериментальных данных», 1930) һ.б. .

Әлеге идеяләр Россия, Польшада гына түгел, Көнбатыш Европада да тел белеме үсешенә йогынты ясый.

Әдәбият

Богородицкий В.А. Казанская лингвистическая школа (1875–1939) // Тр. Моск. ин-та истории, филологии и литературы. 1939. Т. 5;

Березин Ф.М. Русское языкознание конца XIX — начала XX вв. М., 1976;

Шарадзенидзе Т.С. Лингвистическая теория И.А.Бодуэна де Куртенэ и её место в языкознании XIX–XX веков. М., 1980;

Смирнов С.В., Дмитриев П.А., Сафронов Г.И. Русское и славянское языкознание в России середины XIX — начала XX вв. Л., 1991;

Николаев Г.А. Иван Александрович Бодуэн де Куртенэ, 1845–1929. К., 2001;

Николаев Г.А. Николай Вячеславович Крушевский, 1851–1887. К., 2001;

Шарафутдинов З.Т., Шарафутдинова Р.Н. Педагогика научной школы. К., 2001.

Автор — Р.Ә.Колшәрипова