Казанда биохимик тикшеренүләр үсеше 1963 елда Казан университетында биохимия кафедрасы ачылуга бәйле (мөдире — А.Я.Данилевский).

Бу өлкәдәге күренекле ачыш булып 1931 елда В.А.Энгельгардтның аэроб организмнар яшәешенең энергетик нигезен тәшкил иткән оксидлы фосфорилләнү күренешен ачуы санала.

А.А.Баев ДНКда аксым алмашының беренчел халәтен тасвирлый.

Д.М.Зөбәеров әйләнештәге канда булган актив фермент — тромбинны ача, организмда өзлексез кан оешу теориясен эшли (РФ Дәүләт бүләге, 1991).

Р.И.Литвинов кан оешу биохимиясе өлкәсендә тикшеренүләрне дәвам итә, кан плазмасындагы аксымнарны фракцияләргә бүлү технологиясен эшли; Д.М.Зөбәеров, Р.И.Литвин, О.Д.Зинкевич фибронектин препаратын уйлап табалар.