Эчтәлек

Оешуы 1814 елда И.А.Литтров тарафыннан Казан университеты каршында беренче шәһәр астрономия обсерваториясенә нигез салыну белән бәйле.

1890 елларда Казан астрономия фәнни мәктәбе Д.И.Дубяго эшчәнлегенә нисбәтле үсеш ала; университет обсерваториясенең штаты киңәя, астрономия кафедрасына сәләтле яшьләр килә.

 1901 елда төп шәһәр яны астрономия обсерваториясенә (1903 елдан — Энгельгардт обсерваториясе, 1931 елдан — Казан университетының В.П.Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе — ЭАО) нигез салына.

Казан астрономия фәнни мәктәбе күзәтүләр белән бергә, фундаменталь астрометрия, күк механикасы, селенодезия, астрофизика өлкәсендә теоретик эшләр алып баруы белән таныла. И.А.Литтровның шәкерте И.М.Симонов, Россиядә беренчеләрдән булып (1835), Җирнең магнетизмын өйрәнүгә керешә, Галлей кометасын 440 тапкыр күзәтүгә ирешә (1835).

Обсерваториянең яңа бинасын төзегәннән соң (1838), 9 дюймлы рефрактор (1838), меридиан түгәрәге (1847) һәм гелиометр (1874) куелгач, Казан астрономнары дөньяда иң яхшылар рәтендәге күзәтү базасына ия була.

1847–1851 елларда М.В.Ляпунов Орион томанлыгы йолдызларының торышын билгеләү буенча катлаулы күзәтүләр үткәрә.

 1869–1876 елларда Бонн күзәтүе дигән халыкара программа кысаларында М.А.Ковальский 4200 дән артык йолдызның координатлар каталогын төзи. Үзенең шәхси күзәтүләре нигезендә рефракциянең оригиналь теориясен эшли (1866–1869).

1892 елда, Россиядә беренче булып, географик киңлекнең үзгәрүчәнлегенә бәйләнгән күзәтүләр башлана. Астроном М.А.Грачёв 8 мең тирәсе киңлекне билгели (1892–1901) һәм беренче булып Җир күчәренең фәзада торышы үзгәрүен тикшерә. Бу тикшеренүләр 1932 елда ЭАОдә яңартыла, хәзерге вакытта да даими үткәрелеп тора.

1988 елга кадәр ЭАО Халыкара полюс хәрәкәте хезмәтенә (Япониянең Мисузава шәһәре) һәм Халыкара вакыт хезмәтенә (Франциянең Париж шәһәре) керә.

1984 елдан ЭАО Җирнең әйләнүе параметрларын билгеләүнең Дәүләт хезмәтендә (Госстандарт, Мәскәү) катнаша.

Рефракцияне өйрәнү буенча М.А.Ковальский башлап җибәргән эшне А.И.Нефедьева дәвам иттерә: 1960–1975 елларда ул яктылык нурының Җир атмосферасы аша узуы теориясе буенча фундаменталь тикшеренүләр үткәрә һәм рефракциянең яңа теориясен төзи.

Казанда 1890 елларда Д.И.Дубяго тырышлыгы белән башланып киткән селенодезия юнәлеше яңа үсеш ала.

1895–1898 елларда астроном А.В.Краснов Россиядә беренче тапкыр Айның әйләнүен өйрәнү максатында гелиометрик күзәтүләр үткәрә, һәм бу эш Казанда 100 ел диярлек дәвам иттерелә (1909 елдан ЭАОда). Нәтиҗәдә Айны гелиометрик күзәтүләр буенча дөньяда иң зур күләмле эшчәнлек (1176 күзәтү) башкарыла, бу исә Айның физик либрациясен өйрәнергә (А.А.Яковкин, 1931; И.В.Белькович, 1948), Айның күренмә дискы асимметриясен билгеләргә мөмкинлек бирә (Яковкин эффекты, 1934), гомуми нуленче дәрәҗәдә йөртелгән кырый (чик) зонасының беренче картасы төзелә (А.А.Нефедьев, 1958).

1949–1952 елларда Ш.Т.Хәбибуллин ЭАОдагы горизонталь телескопта Айның рәсемнәрен төшерә һәм шуның белән Айның физик либрациясен өйрәнү өчен фотография алымын куллану мөмкинлеген исбатлый, физик либрация параметрын төгәл билгеләү юлын тәкъдим итә (1957).

Н.Г.Ризванов җитәкчелегендә 1970–1975 елларда бөтендөнья астрономия тарихында уникаль рәсемнәр — Айның йолдызлар фонындагы зур масштаблы рәсемнәре алына, алар селенодезиянең күп кенә мәсьәләләрен өр-яңа алымнар белән чишәргә мөмкинлек бирә.

Астроном Р.А.Кащеев, Айның һәм Кояш системасы планеталарының гравитация кырларын өйрәнү өчен, спутниклар куллану методикасын эшли (2000).

Казанда күк механикасы тикшеренүләрен әле М.А.Ковальский башлап җибәргән була:

  • 1852 елда ул Нептун планетасының хәрәкәт теориясен Юпитердан, Сатурн, Ураннан алынган озак вакытлы гравитацион ярсынуларны исәпкә кертеп эшли;
  • 1872 елда куш йолдызларның орбиталарын билгеләүнең шул чордагы иң уңышлы һәм әле хәзер дә әһәмиятен җуймаган юлын күрсәтә.

А.Д.Дубягоның күп эшләре дөньякүләм танылу ала:

  •  1921 һәм 1923 елларда ул соңыннан үз исеме белән аталган ике кометаны ача;
  • 1948 елда кометалар хәрәкәтендә гравитация теориясеннән читкә китешнең сәбәпләрен билгели һәм нәгравитацион көчләр тәэсирен билгеләү өчен яңа методика тәкъдим итә;
  • Кояш системасындагы кече җисемнәрнең хәрәкәтен тикшерү буенча фәнни юнәлешкә нигез сала: 1925 елдан башлап, дистәләрчә кометаның һәм алар белән бәйләнгән метеор күчләренең хәрәкәте өйрәнелә.

Ш.Т.Хәбибуллин һәм аның укучылары Кояш системасындагы резонанс күренешләрен тикшерәләр: Юпитер төркеме астероидлары — «троялылар» хәрәкәтенең теориясе (1987), Меркурий һәм Венера планеталарының әйләнү теориясе эшләнелә (1994).

Метеорларны тикшерү эше шулай ук башка исемнәр белән дә бәйләнгән: К.В.Костылёв метеорларны радиолокация алымы белән өйрәнүгә нигез сала (1956), О.И.Белькович метеорларның статистик теориясен эшли (1971).

М.А.Ковальский Казанда астрономик тикшеренүләрнең тагын бер юнәлешен — Галактиканы өйрәнүне нигезли: 1859 елда ул Кояшның фәзадагы хәрәкәтен билгеләү алымын тәкъдим итә (Ковальский–Эри алымы), беренче булып Галактиканың әйләнүе турында фараз әйтә. Бу фараз 1927 елда үткәрелгән күзәтүләр белән раслана.

 Ш.Т.Хәбибуллин Галактикада йолдыз тыгызлыкларының бүленеп урнашуын тикшерә, йолдызларны исәпләүне ике нур буйлап анализлау алымын тәкъдим итә (1949). Галактика структурасын өйрәнү ЭАОда 1990 елларның уртасына кадәр алып барыла.

Казанда астрофизика юнәлеше XIX йөзнең ахырыннан үсеп китә, һәм 1930–1940 елларда, Д.Я.Мартынов һәм аның укучыларының хезмәтләре нәтиҗәсендә, Казан тотылышлы куш (затменно-переменные) йолдызларны өйрәнү буенча танылган үзәккә әверелә. Д.Я.Мартынов беренче тапкыр тыгыз урнашкан икеле системаларга карата өч җисемнең чикләнгән мәсьәләсе чишелешен куллану мөмкинлеген күрсәтә (1937).

Тыгыз икеле системалар компонентларының тигезләнеш фигураларын В.А.Крат тикшерә (1937).

М.И.Лавров куш йолдызларның үлчәмнәрен һәм массаларын билгеләүнең санлы алымнарын эшли.

1960 еллар уртасында йолдызларның физик параметрларын аларның спектрларын санлы модельләштерү юлы белән билгеләү юнәлеше үсеш ала:

  • Н.А.Сәхибуллин ясалма ияр­ченнәргә (TD-1A, BUSS) урнаштырылган телескоплар ярдәмендә күзәтү буенча халык­ара проектларда катнаша (1972);
  • СССРда беренче булып, йолдыз спектрларын анализлауның йолдыз атмосферасы матдәсендәге атом һәм ионнар җыелмаларының локаль термодинамик тигезләнеше фаразына каршы килеп эшләнгән юлын гамәлгә куя;
  • Н.А.Сәхибуллин һәм аның шәкертләре тарафыннан атом һәм ионнарның зур җыелмасының кинетик тигезләнешен анализлауның үзенчәлекле методикасы тәкъдим ителә (1981–2001);
  • Галактиканың гало һәм калын дискы формалашуның кыска фазасы (1 млрд елдан кимрәк) һәм юка дискы формалашу алдыннан 3 млрд тирәсе ел дәвамында йолдызлар барлыкка килүнең тоткарлануы турында дәлилләр алына (2000);
  • релятивистик компонентлы куш йолдызларның синтетик спектрларын исәпләүдә үзара нурланышны исәпкә алган методика эшләнә (2000);
  • үтә зур кара тишекләр тирәсендәге аккрецион дискларның югары темп-ралы халәтләре моделе төзелә һәм ул квазарларның рентген спектрларының төп үзлекләрен сурәтли (2001).

Казан астрономнары Россиянең әйдәп баручы обсерваторияләре һәм институтлары галимнәре, ГФР, Финляндия, АКШ, Төркия, Украина астрономнары белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Казан университетының ЭАО һәм Төньяк Кавказ астрономия станциясе Казан галимнәренең күзәтү базалары булып тора. Төркиядә (Анталья шәһәре тирәсендә) диңгез тигезлегеннән 2500 м биеклектә урнаштырылган, көзгесенең диаметры 1,5 м булган АЗТ-22 телескобы төзелеп бетү белән (1998), Казан астрономия фәнни мәктәбе өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. Анда РФАнең Космик тикшеренүләр институты, Төркия Милли обсерваториясе һәм Казан университеты галимнәре тарафыннан күмәк тикшеренүләр алып барыла.

Әдәбият

Воронцов-Вельяминов Б.А. Очерки истории астрономии в России. М., 1956;

Колчинский И.Г., Корсунь А.А., Родригес М.Г. Астрономы. Киев, 1986;

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 1.

Автор – Л.И.Машонкина