Татар халкының тарихын өйрәнүгә багышланган беренче гыйльми хезмәт.

XIX йөз ахырында Ш.Мәрҗани тарафыннан татар телендә языла. Болгар, хәзәр, татар һәм Көнчыгыш Европаның башка төрки халыклары турындагы мәгълүматлар тупланган хезмәт ике китап итеп бастырыла (1 нчесе — 1885, 1897; 2 нчесе — 1900).

1 нче китапта кыскача гына Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы тарихы, бу дәүләтләрнең хакимнәре хакында бәян ителә, Урта Идел буенда яшәүче халыкларга этномәдәни яктан тасвирлама бирелә. Рус дәүләте тарихына аерым бүлек багышлана (Пётр I реформалары уңай яктан бәяләнә).

2 нче китапта Казан төбәгенең Рус дәүләте тарафыннан яуланганнан (1552) соңгы тарихы яктыртыла; татарлар арасындагы мәгърифәтчелек хәрәкәтенә аерым игътибар юнәлтелә.

Тупланмада урта гасырларның шәркый (Ибне Фазлан, Ибне Баттута, Ибне Халдун, әл-Гарнати, Ибне Хәүкаль, Ибне әл-Әсир һ.б.) һәм төрки (Х.Мөслими) авторлары, рус елъязмалары, шәҗәрәләр һәм фольклор әсәрләреннән алынган мәгълүматлар кулланыла.

1989 елда кабат Казанда (кыскартылган варианты), 1998 елда Төркиядә нәшер ителә.

Әдәбият         

Усманов М. Источники книги Ш.Марджани «Мустафад аль-ахбар фи ахвали Казан ва Булгар» // Очерки истории Поволжья и Приуралья. К., 1969. Вып. 2; 1972. Вып. 3;

Юсупов М. Шигабутдин Марджани как историк. К., 1981;

Алишев С. По следам минувшего. К., 1986.