Минералларны тикшерү вакытында химия, кристаллография, физика һәм геология мәгълүматлары кулланыла. Россиядә минераллар турында беренче мәгълүматлар 1798 елда В.М.Севергин тарафыннан басыла.

Татарстанда минералларны тикшерү Казан университеты ачылганнан соң башлана: 1806 елдан профессор К.Ф.Фукс студентлар белән Казан тирәсенә экскурсияләр үткәрә, Уралга экспедицияләр оештыра, табигыять тарихы кабинеты өчен минераллар җыя, кабинет 1826 елларда минералогия кабинеты, соңыннан университетның Геология музее итеп үзгәртелә. 1840 елда минералогия һәм геогнозия кафедрасы (мөдире П.И.Вагнер) оештырыла, 1865 елдан минералларны микроскопик һәм химик ысуллар белән тикшерүләр минералогия кафедрасында үткәрелә (аны Ф.Ф.Розен җитәкли). Ул альбитның оптик үзлекләре аның химик составына бәйлелеген билгели, корунд буенча слюда (пыялаташ) псевдоморфозасын ачыклый һ.б.

XIX йөз ахыры һәм XX йөз башында Идел һәм Кама буеның — утырма, Урта Урал һәм Себернең — магматик (А.М.Зайцев һәм А.В.Лаврский), Вятка һәм Казан губерналарының — фосфорит һәм волконскоит (П.И.Кротов), Казан тирәсенең целестин (П.Л.Драверт) токымнары; Идел, Урал буе һәм Уралның (Б.П.Кротов) барлык токымнары минералогиясе өйрәнелә.

1920–1930 елларда доломит барлыкка килү теориясе эшләнә, галит, флюрит, Уралдагы тимер рудасы чыганаклары минералларының үзенчәлекләре ачыклана (Б.П.Кротов). 1930 елларда Казан университетының минералогия кафедрасын Идел буенда минералогик тикшеренүләрне башлап җибәрүче Л.М.Миропольский җитәкли. В.А.Полянин, В.А.Тимесков һ.б. белән берлектә Идел буе (башлыча, Пермь), Урал утырмаларында минералларның бүленеш закончалыклары, Урал һәм Себернең тимер рудалары һәм бокситларның минераль составы билгеләнә, аларны өйрәнүнең яңа алымнары эшләнә. Академик А.Е.Ферсман Миропольскийны СССР ФАнең өлкән минералогы итеп билгеләргә тәкъдим итә.

1960 елларның уртасыннан Татарстанда минералогиядә яңа фәнни юнәлеш — минераллар физикасы үсеш ала, минералларны (шул исәптән ясалма) тикшерүнең яңа алымнары — радиоспектроскопия, рентгенография, термография, люминесценция, электрон оптик спектроскопия (В.М.Винокуров, И.Н.Пеньков, А.И.Бахтин, Г.Р.Булка, Г.А.Кринари, В.В.Власов, В.Ф.Крутиков, Е.Н.Шляпкина һ.б.) киң кулланыла. Күп кенә минераллар өчен рентген типлаштыруы үткәрелә, детальләрнең электрон төзелеше белән барлыкка килү һәм үзгәреш процесслары арасындагы бәйлелек ачыклана, күчеш фазалары өлкәсендә матдәнең аномаль релаксация мөмкинлеге һәм хемосорбция күренеше ачыла һ.б. Мёссбауэр эффектын куллану (Ш.Ш.Башкиров, В.Г.Изотов һ.б.) төрле минералларның кристаллохимик типоморфизмын урнаштыруга китерә.

Нефть һ.б. файдалы казылмаларны эзләү эшләренең киңәюе белән ТРда токымнарның, нефть коллекторлары, фосфорит, цеолит һ.б.ның минераль составы һәм физик үзлекләре киң өйрәнелә башлый.

ХХ йөз ахырында Татарстанда (Казан университеты, ЦНИИгеолнеруд) технологик минералогия шактый үсеш ала. Чернобыль АЭС авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан ЦНИИгеолнеруд галимнәре В.А.Копейкин, У.Г.Дистанов, И.А.Зәйнуллин һ.б. тарафыннан радионуклидлар күчешен булдырмауга булышлык итүче минераллар (бентонитлар, палыгорскит һ.б.) табыла.

Әдәбият          

Винокуров В.М., Бахтин А.И. История кафедры минералогии и петрографии Казанского университета. К., 2005.

Авторлар — В.М.Винокуров, В.А.Тимесков, Э.Х.Рәхмәтуллин