МДТнең төп үзенчәлекләре материалларны электромагнитик кырлар белән кыздырудан, шулай ук бу кырның, ешлыклары диапазонына, тәэсир итү вакытына һәм модуляция параметрларына бәйле рәвештә, бик күп төрле тәэсирләреннән гыйбарәт. Микродулкыннар техникасында материалларны җылыту эшкәртелә торган материалдан җылылык бүленеп чыгу белән бара; инерциясез процесс (электромагнитик тәэсир туктатылганнан соң, җылылык бүленеп чыгу да туктый). Җылыту процессы белән идарә итәргә мөмкин: бу тирбәнүләр ешлыгын үзгәртү юлы белән, эшче камераларның параметрларын үзгәртү хисабына, шулай ук бериш булмаган материалга селектив тәэсир итү, ягъни чагыштырма йотылуы зуррак өлешләрне көчлерәк җылыту юлы белән эшләнә. Кагыйдә буларак, электромагнитик кырның тәэсире шушы ук объектны гадәти чаралар белән шул ук температурага кадәр җылыту нәтиҗәләреннән аерыла. Электромагнитик кыр артык көчле булганда, биол. объектларның талчыгуы, хәтта һәлакәте дә күзәтелә, көч уртача һәм түбән булганда, стимуллаштыру характерындагы (үсүне тизләтү, организмнарның иммун функцияләре күтәрелү һ.б.) нәтиҗәләр алына.

Тәэсирнең дәвам итү вакытына һәм көченә карап, югары һәм түбән интенсив МДТне аерып өйрәнәләр.

1 нче класс процесслары (киптерү, җылыту, эретү, материалны кыздырып эшкәртү һ.б.) электромагнитик кырның югары көче һәм озак вакытлы булуы белән характерлана, нәтиҗәдә, материал шактый җылына һәм тирәлек белән җылылык алмашу зур була, эшкәртелә торган матдәләрнең фаза халәте һәм массасы үзгәрә. Эшкәртү бертөрле шартларда барсын өчен, вакыт аралыгында үзгәрә торган электромагнитик кырлар тудырырга кирәк. Мондый процессларны анализлау һәм аларны оптимальләштерү электродинамик һәм җылылык физикасы (җылылык һәм масса алмашуны да кертеп) аспектлары белән берлектә алып барыла.

2 нче класс процессларына (бик югары ешлыклар диапазонындагы электромагнитик кыр белән биол. объектларга стимуллаштыргыч тәэсир ясау) электромагнитик тәэсирләрнең түбәнрәк дәрәҗәдәге, артык җылытуны китереп чыгармый торганнары хас. Түбән интенсив МДТ файдаланыла торган электромагнитик кырларның бериш булуына катгый таләпләре белән аерылалар. Тирәлек белән җылылык алмашу процесслары зур роль уйнамый, ә электрофизик параметрлар эшкәртү процессында даими кала.

1950 еллардан башлап, Россиядә МДТ үстерү үзәкләре Мәскәү, Фрязино, Ленинград, Саратов, Чиләбе, Новосибирскида туплана. 1980 еллар уртасыннан фәнни һәм хуҗалык эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә МДТ белән кызыксыну шактый арта.

ТРда МДТ өлкәсендәге тикшеренүләр Казан техник университетының Гамәли электродинамика фәнни-тикшеренү үзәгендә (НИЦ ПРЭ) үткәрелә. Эшчәнлек өч юнәлештә алып барыла: үтә югары һәм бик югары ешлыклы электромагнитик кырлар тәэсирендә матем. һәм физик модельләштерү процесслары алымнары; шул ук кырларның төрле характердагы матди тирәлекләргә тәэсир итү нәтиҗәләре; технологик җайланмалар һәм комплекслар проектлаштыру һәм эшләү алымнары.

Казан галимнәре тарафыннан авыл хуҗалыгы һәм нефть тармаклары өчен МДТ алымнары һәм техник чаралары тәкъдим ителә (Г.А.Морозов, Ю.Е.Седельников, Н.Г.Воробьёв, Н.Е.Стахова һ.б.); түбән интенсив МДТдә үтә югары һәм артык югары ешлыклар диапазонындагы электромагнитик кырлар куллануның теоретик нигезләре эшләнә; үтә югары ешлыкларның энергия чыгымын минимальләштерү принцибына нигезләнеп, эшкәртү режимнарын сайлап алу мәсьәләсе хәл ителә; җайланмаларның эшче камераларында электромагнитик кырларның күп элементлы ярсынуын анализлау һәм оптимальләштерү методикасы, тикшерүнең махсус, шул исәптән радиометрия принципларына нигезләнгән алымнары тәкъдим ителә.

РФдә һәм БДБ илләрендә беренче булып, НИЦ ПРЭ галимнәре микродулкын процессорлар һәм комплекслар гамәлендә системология, статистик анализ һәм синтез, фокусланган апертурлар, когерент чыганаклардан нурландыручы системаларны оптимальләштерү алымнарын кулланалар; бу алымнар нефть һәм газ чыгару, шулай ук башка сәнәгый тармаклар өчен икътисади яктан уңай бәяләнгән микродулкын технологиясе комплексларын булдырырга мөмкинлек бирә. Казан ветеринария медицинасы академиясе (Ф.М.Шәкүрова, М.Н.Корнишина) һәм ТР МКның Баш ветеринария идарәсе лабораториясе хезмәткәрләре белән берлектә төрле тирәлекләрне (терлек торакларыннан чыккан агынтылар, теплицаларда беренчел һәм икенчел грунтлар, он, транспортлау та´расы) паразитар микрофлорадан арындыру буенча тикшеренүләр үткәрелә. Терлек торакларыннан чыккан агынтыларны гельментсызландыру һәм йогышсызландыру, шулай ук бөртекле культура һәм күпьеллык үлән орлыкларын аларның шыту сәләтен, авыруларга тотрыклылыгын күтәрү максатында эшкәртү җайланмалары тәкъдим ителә; борчактагы үлән ашаучы коңгыз личинкаларын юк итү режимнары, терлекләрне, «Луч», «Явь» тибындагы аппаратлар кулланып, даруларсыз дәвалау алымнары эшләнә (Г.А.Морозов, М.Ш.Шәкүров, А.Г.Макаров). Чыршы һәм нарат орлыкларын чәчү алдыннан эшкәртү МДТ (ТРның барлык урман хуҗалыкларында гамәлгә кертелә) булдырыла; орлыкчылык-тәҗрибә станцияләре өчен «Шытым» тибындагы җайланмалар төзелә (Яшел Үзән районының Васильево посёлогында һәм Арча урман хуҗалыгында), алар шытучанлыкны, шытылу энергиясен, авыруларга каршы торучанлыкны күтәрергә, орлык фонды чыгымнарын 30% ка киметергә ярдәм итә (Татарстан урман-тәҗрибә станциясе һәм ТР урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә).

Экология мониторингы максатында зур шәһәрләрдә электромагнитик кыр дәрәҗәсен тикшерү өчен программа-аппаратура комплексы эшләнә (Г.А.Морозов, Ю.Е.Седельников, В.Н.Лаврушев һ.б.). Нефть чыгару тармагы өчен җайланма һәм комплекслар: нефть скважиналары торбаларындагы асфальт-парафин утырымнарын эретү өчен микродулкын технологияле тәҗрибә комплексы, су-нефть эмульсиясен эшкәртү һәм аның кушылмалары составын анализлау өчен «ПМВК-400» модуле һәм микродулкынлы «ДОН» җайланмасы. НИЦ ПРЭ эшләнмәләре нефть чыгаруга әзерләү комплексларында гамәлгә кертелә («Лениногорскнефть» НГДУы).

Автор — Г.А.Морозов