Үлчәүләр турында борынгы рус язма истәлекләрендә, елъязмаларда, рус кенәзләренең грамоталарында искә алына. Борынгы Русьта үлчәүләрнең дөреслеген күзәтү эше руханиларга йөкләнгән була. XV йөздә, үзәкләштерелгән Рус дәүләте оешу белән, үзәк хакимият органнары барлыкка килә, яңа кушылган шәһәрләр хисабына дәүләт акчалары әйләнеше арта, таможня пошлиналарыннан керем күбрәк керә; үлчәү­ләрнең дөреслеген күзәтү эше акрынлап дөньяви хакимияткә күчә.

Иван IV заманында (XVI йөз) язмача кабул ителгән үлчәүләр, камил үрнәкләр булмаса елда, илдә бердәм үлчәү системасын урнаштырырга ярдәм итә. Россиядә үлчәүләрне оешкан дәүләт күзәтчелегенә алу омтылышы Пётр I заманына (XVIII йөз башы) карый, бу чорда үлчәүләр системасы Англия системасы белән яраклаштырыла. Европаның башка дәүләтләре Англияне Россия белән монополистик сәүдә итүдән кысрыклый барган саен, Россиядә үлчәүләр системасын Европа кабул иткән системага тәңгәлләштерү зарурлыгы туа.

1875 елда Парижда Метрика конвенциясе кабул ителүе һәм халыкара үлчәүләр бюросы оештырылу хәлиткеч вакыйга була. Россиянең бөтен территориясе буйлап үлчәүләрнең җирле тикшерү палаткалары, ә Мәскәүдә Баш үлчәүләр тикшерү палатасы оештырыла (хәзер Д.И. Менделеев исемендәге Бөтенроссия метрология фәнни-тикшеренү институты).

Д.И.Менделеев дәүләт үлчәүләр хезмәте үсешенә зур йогынты ясый. Аның тырышлыгы белән 1902 елда Казанда 16 нчы номерлы Казан үлчәүләр тикшерү палаткасы төзелә, палатканың эшчәнлеге дәүләт хезмәте рангына күтәрелә һәм Казан, Сембер, Вятка, Самара губерналарына җәелдерелә. Соңыннан бу палатка үлчәү техникасы буенча Татарстан дәүләт контроль лабораториясе итеп үзгәртелә, 1966 елда аның җирлегендә Бөтенсоюз физик-техник һәм радиотехник үлчәүләр фәнни-тикшеренү институтының Казан филиалы (к. Бөтенроссия чыгым үлчәү институты), шулай ук Стандартлар һәм техника өстеннән дәүләт күзәтчелеге идарәсе (1975 елдан — Урта Идел стандартлаштыру һәм метрология үзәге (оештыру-техник һәм метрологик җитәкчелек функцияләре белән), 1995 елдан — Татарстан стандартлаштыру, метрология һәм сертификация үзәге) төзелә. 1966 елдан — «Эталон» Казан тәҗрибә заводы, 1989 елдан «Россертифико» Нефть продукциясен сынау һәм сертификацияләү үзәге эшли башлый.

Тарихи, законлы, теоретик һәм гамәли метрологияләр аерып өйрәнелә.

  • Тарихи метрология төрле илләрдә кулланыла торган озынлык, мәйдан, күләм, масса һ.б.ның берәмлекләрен аларның тарихи үсешендә өйрәнә, алар арасындагы нисбәтләрне ачыклый, хәзерге берәмлекләргә китерә, атамаларның килеп чыгышын өйрәнә.
  • Законлы метрология үлчәүләрнең бердәмлегенә, дәүләт билгеләгән һәм күзәтүдә тоткан үлчәү чараларының бертөрлелегенә ирешү белән бәйле мәсьәләләрне карый. Теоретик метрологиянең бурычлары: үлчәү техникасының, берәмлекләр системасының, үлчәү чаралары эталоннары һәм үрнәкләренең теоретик нигезләрен булдыру һәм камилләштерү; үлчәү берәмлегенең үлчәмен эталоннан эшче үлчәү чараларына күчерүнең фәнни нигезләрен булдыру; үлчәүләрдәге хаталар теориясен вакыт эчендә үзгәрүләрен исәпкә алып үстерү.
  • Теоретик метрологиядә фәнни юнәлешләрнең берсе — күпләп үлчәүләр өчен җитештерүчәнлекне һәм төгәллекне күтәрү максатында автоматлаштырылган үлчәү чаралары булдыру; шул ук вакытта үлчәү чараларының ышанычлылыгы (күрсәтүләрнең дөреслеге) теориясе дә үстерелә. Үлчәүләрнең электрик алымнары һәм мәгълүматны автоматик җыю-эшкәртү системаларының үсеше яңа фәнни юнәлеш — автометрия барлыкка килүгә сәбәп була. Автометриянең бурычлары: мәгълүмат-үлчәү системаларының алымнарын һәм бәяләү критерийларын төгәллек, тизлек, ышанычлылык һ.б. яктан чыгып эшләү; үлчәү, тикшерү һәм диагностика өчен оптималь алгоритмнар булдыру. Очраклы һәм системалы хаталар белән көрәшү алымнары да шактый үстерелә.
  • Гамәли метрология конкрет үлчәүләр һәм үлчәү системаларының төгәллеген гарантияләү мәсьәләләре белән шөгыльләнә; технол. процессларның тотрыклылыгын, җитештерүчәнлеген һәм нәтиҗәлелеген тәэмин итә, бу исә тикшерү параметрларын дөрес сайлап алуга, тиешле үлчәү-тикшерү аппаратурасы белән җиһазландыруга бәйләнгән. Болары газ турбиналы двигательләрнең стенд сынауларында, принципиаль яңа технол. процессларның (плазма һәм лазер белән эшкәртү, плёнкалы технология, үтә югары басым астында, вакуумда эшкәртү һ.б.) параметрларын тикшергәндә аеруча мөһим. Казан авиация технологияләре институтында Г.М.Заһретдинов җитәкчелегендә нәсызыкчалык хаталарын төзәтеп күчмә уртачалаштыру; экспоненциаль тигезләү (соңгы нәтиҗә таләп иткән төгәллекне канәгатьләндерүче оптималь тигезләү параметрлары белән) алымнары эшләнә; газ турбиналы двигательләрнең дроссель характеристикаларын автоматик исәпләгәндә һәм төзегәндә үлчәүләрнең аномаль нәтиҗәләрен төшереп калдыру алымнары тәкъдим ителә; үлчәү нәтиҗәләрен эшкәртүдә мажоритар логика һәм үлчәүләр санын нәтиҗәләрнең чынбарлыкка иң якын торырга тиешлегеннән чыгып оптимальләштерү алымнары булдырыла. Бу алымнарны гамәлгә кертү үлчәү нәтиҗәләренең төгәллеген 20 % ка, тикшерүләр дөреслеген 10 % күтәрергә мөмкинлек бирә. Автоматлаштырылган метрологик аттестация һәм газ турбиналы двигательләрнең стенд сынаулары өчен үлчәү каналларын дөресләү системасы эшләнә, һәм ул метрологик аттестация вакытын 50 тапкырдан артыкка кыскарту мөмкинлеге бирә, үлчәүләрнең төгәллеген һәм дөреслеген күпкә күтәрә. Бу хезмәтләр Татарстанның сәнәгать предприятиеләрендә, шул исәптән Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсендә, Казан компрессор машиналары төзү заводында гамәлгә кертелгән.

Әдәбият                  

Коротков В.П., Тайц Б.А. Основы метрологии и точности механизмов приборов. М., 1961;

Агекян Т.А. Основы теории ошибок для астрономов и физиков. М., 1972;

Бугдун Г.Д., Марков Б.Н. Основы метрологии. М., 1972;

Иванов А.И. Основы теории точности измерительных устройств. М., 1972;

Орнатский П.П. Теоретические основы информационно-измерительной техники. Киев, 1976;

Тойберт П. Оценка точности результатов измерений. М., 1988;

Пиотровский Я. Теория измерений для инженеров. М., 1989;

Новицкий П.В., Зограф И.А. Оценка погрешностей результатов измерений. Л., 1991.