Беренче булып урта гасырлар тарихын аерым чорга XV йөз гуманист тарихчылары бүлеп чыгаралар. Алар бу чор Көнбатыш Рим империясе җимерелгәннән соң башланган дип саныйлар. XVII йөздә тарихны борынгы, урта, яңа дәверләргә бүлеп өйрәнә башлыйлар. XVIII йөз мәгърифәтче тарихчылары урта гасырларны феодализм чоры белән тәңгәлләштерәләр. Шул заманда феодализм барлыкка килүнең «герман» һәм «роман» теорияләре туа.

XIX йөздә медиевистикада милли фәнни мәктәпләр оеша. XIX йөзнең 1 нче яртысында, тарихи мәгърифәтчелек тәгълиматы кризис кичергән һәм герман историографиясендә романтизм таралыш алган шартларда тарихи хокук мәктәбе (К.Ф.Эйхгорн, Ф.Савиньи һ.б.), Л.Ранке мәктәбе, Гейдельбергтагы мәктәп (Г.Г.Гервинус, В.Циммерман һ.б.), француз историографиясендә либераль мәктәп (О.Тьерри, Ф.Гизо, Ф.Минье, А.Тьер, Ж.Мишлё) әһәмиятле роль уйныйлар. Беренчеләре медиевистиканың чыганаклар базасын киңәйтүләре, тикшеренүләрдә тәнкыйди ысуллар кулланулары, икенчеләре дворяннар һәм «өченче катлау» арасындагы сыйнфый көрәш теориясен күтәреп чыгулары белән мәгълүм. XIX йөзнең 2 нче яртысында Европа медиевистикасында берничә юнәлеш: сәяси, тарихи-хокукый (Германиядә Г.Маурер, Г.Вайц, П.Рот һ.б.; Англиядә У.Стебс, Г.Мэн һ.б.), тарихи-икътисади (Германиядә К.Т.Инама-Штернегг, К.Лампрохт һ.б.; Англиядә Т.Роджерс; Франциядә Н.Д.Фюстель де Куланж), мәдәни-тарихи синтез юнәлешләрендә үсүче позитивистик медиевистика барлыкка килә һәм үсеш ала. К.Маркс һәм Ф.Энгельсның тарихи хезмәтләре марксистик медиевистикага нигез сала. XIX–XX йөзләрдә, позитивистик историография кризис кичергәндә, неокантианство йогынтысында тәнкыйди агым туа (Германиядә Г.Белов, Г.Зелигер һ.б.; Англиядә Ф.Мейтленд; Франциядә Ж.Флак, Ш.Пти-Дютайи һ.б.). XX йөздә медиевистикада «Анналы» журналы тирәсендә тупланып, үз юнәлешләрен булдырган француз тарих фәне вәкилләре аерым урын били.

XX йөзнең икенче яртысында медиевистика яңа социаль тарих, тарихи антропология, ментальлекләр тарихы, микротарих, «яңа локаль тарих», гендерлы тарих, интеллектуаль тарих һ.б. юнәлешләр йогынтысында үсә. Хәзерге медиевистикада урта гасырларны чорларга бүлүдә төрле карашлар бар. XIX йөздә ныгып урнашкан һәм чит илләрдә хәзер дә өстенлек итүче традицион караш буенча, медиевистиканың предметы — V йөздән алып (Көнбатыш Рим империясенең җимерелүе) XV йөз уртасына яки ахырына кадәрге чор (китап басу уйлап табылу, төрекләрнең Константинопольне алуы, европалыларның Американы ачуы, Бөек географик ачышлар һәм колониаль яулап алулар дәвере). Кайбер тарихчылар (мәс., хәзерге заман француз тарихчысы Ж.Ле Гофф һ.б.) Рим империясе кризисын да эченә алган II–III йөзләрдә башланып, урта гасырларның матди һәм интеллектуаль эзләре югалган XVIII йөз ахыры — XIX йөз башы белән йомгакланган «озын урта гасырлар» версиясен яклый.

Россия медиевистикасы

Россия медиевистикасы (революциягә кадәргесе һәм марксистик медиевистика) XX йөз урталарына кадәр урта гасырлар белән яңа заман чиген XVIII йөз ахырына, Француз буржуаз революциясе чорына билгеләп килде. Марксистик историографиядә кабул ителгән бүленеш нигезендә урта гасырлар V йөздән XVII йөз урталарына кадәр дәвам итә һәм феодаль җитештерү ысуллары барлыкка килү һәм ныгып урнашу кысаларын били. Урта гасырларны өйрәнү үзенчәлекләре чорларга бүлү һәм тикшерү үзенчәлекләренә карап билгеләнә. Кайбер галимнәр (Л.И.Мечников, локаль цивилизацияләр теорияләре тарафдарлары О.Шпенглер, А.Тойнби һ.б.) тарихны «борынгы чор–урта гасыр–яңа заман» яки «колбиләүчелек–феодолизм–капитализм–социализм» схемалары буенча бүлүне кабул итмиләр.

Россиядә медиевистика, тарих фәненең аерым бер өлеше буларак, 1830–1840 елларда барлыкка килә. Аны рәсми рәвештә өйрәнү үзәкләре — Мәскәү, Казан, Харьков, Санкт-Петербург, Киев университетлары. Мәскәү университетында медиевистикага Т.Н.Грановский тарафыннан нигез салына. Россия М.сының XIX йөз — XX йөз башындагы үсеше сәяси (Т.Н.Грановский, П.Н.Кудрявцев, С.В.Ешевский, В.И.Герье, М.М.Стасюлевич, Н.А.Осокин һ.б.), социаль-икътисади (И.В.Лучицкий, М.М.Ковалевский, Н.И.Кареев, П.Г.Виноградов, А.Н.Савин, В.К.Пискорский, Р.Ю.Виппер һ.б.), мәдәни-тарихи (Л.П.Карсавин, О.А.Добиаш-Рождеcтвенская, И.М.Гревс һ.б.) юнәлешләрдә бара; аңа үзара аралашу нигезендә («рус тарихчылары мәктәбе») Мәскәү (Т.Н.Грановский, В.И.Герье һәм аларның шәкертләре), Санкт-Петербург (М.С.Куторга, М.М.Стасюлевич) университетларында һ.б. университетларда, фәнни лидерлар тирәсендә (В.И.Герье, П.Г.Виноградов, И.В.Лучицкий һ.б.ның мәктәпләре) оешкан фәнни мәктәпләр йогынтысы зур була.

Совет чорында марксистик медиевистика бердәнбер юнәлеш булып тора. Аның тарафдарлары феодолизм генезисын (А.Р.Корсунский, А.И.Данилов, А.Я.Гуревич, Л.Т.Мильская һ.б.), урта гасырлардагы социаль-икътисади проблемаларны (Н.П.Грацианский, А.И.Неусыхин, М.А.Барг, Е.А.Косминский, В.Ф.Семёнов, С.Д.Сказкин, А.Д.Люблинская һ.б.), урта гасырлар дәүләте тарихы, социаль һәм сәяси каршылыклар, урта гасырлар идеологиясе мәсьәләләрен (Е.В.Гутнова, А.Н.Чистозвонов, М.М.Смирин һ.б.) өйрәнүгә зур өлеш кертә. Хәзерге чор теоретик плюрализм, цивилизацияләр тарихына таба борылу, тарихи антропология һ.б. белән характерлана.

Татарстанда медиевистика

Татарстанда медиевистика барлыкка килү һәм аның үсеш алуы югары белем бирүче уку йортлары: Казан университеты, Казан руханилар академиясе, пед. институтлар (Көнчыгыш педагогия институты һ.б.) барлыкка килү һәм үсү белән бергә бара. Казан университетында урта гасырлар тарихын башлап укытучылар — немец профессорлары П.Ф.Цеплин, И.Е.Миллер, И.Г.Томас; университетны тәмамлаучылар — Н.А.Кондырев, Н.А.Иванов һ.б. 1850–1860 елларда университетта урта гасырлар тарихы буенча лекцияләрне М.И.Славянский, В.Ведров, Н.А.Фирсов укый. Фән буларак Казанда медиевистикага нигез салучылар — Н.А.Осокин, А.И.Смирнов, И.Н.Смирнов. Аларның хезмәтләре Россия медиевистикасында еретиклык хәрәкәте тарихы проблемаларын, урта гасырлар шәһәрләрен өйрәнүгә юл ача.

Профессиональ-юристлар С.М.Шпилевский, Н.К.Нелидов (хезмәтләре борынгы германнарга һәм славяннарга карый), Н.П.Иванов (халыкара мөнәсәбәтләр һәм хокук), С.А.Егиазаров (урта гасырларда шәһәр тормышының чагыштырма тарихы), шулай ук урта гасырлар тарихына мөрәҗәгать итәләр. Казан руханилар академиясе укытучыларыннан профессор  С.А.Предтеченскийның магистрлык диссертациясе «IX йөз ахырына кадәр Көнбатыш чиркәүләре эшчәнлегенә папа тәхете йогынтысы арту» («Развитие влияния папского престола на дела западных церквей до конца IX в.») дип атала, Д.Беликов «Готларда христианлык» («Христианство у готов»), А.Потехин «Ан­гликаннар һәм пуританнарның көрәш тарихыннан очерклар» («Очерки из истории борьбы англиканства с пуританством»), Е.А.Будрин «XVI йөз антитринитарийлары» («Антитринитарии XVI в.») хезмәтләрен язалар.

XX йөз башында Казан руханилар семинариясендә медиевистиканы Казан университетының чиркәү тарихы кафедрасы приват-доценты К.В.Харлампович укыта. Казан университетында Византия темасы буенча Д.Ф.Беляев, Д.В.Айналов, С.П.Шестаков, Казан руханилар академиясендә И.М.Добровольский, профессор  Ф.А.Курганов эшлиләр. Чиркәү һәм мәдәният тарихы проблемалары аларның игътибар үзәгендә була. 1906–1910 елларда университетның гомуми тарих кафедрасында Испания тарихы буенча танылган белгеч, И.В.Лучицкий шәкерте профессор  В.К.Пискорский эшли.

Казан университетында «Салика законы»ның (Lex Salica) беренче русча тексты (тәрҗемәчеләре — В.К.Пискорский шәкертләре Н.П.Грацианский һәм А.Г.Муравьёв) нәшер ителә (1913). Н.П.Грацианскийның «XIII–XIV йөзләрдә Париж һөнәрчелек цехлары» («Парижские ремесленные цехи в XIII–XVI столетиях», 1911) хезмәте — рус әдәбиятында урта гасырлар цехларына нисбәтле беренче аерым тикшеренү эше. Казанда шулай ук борынгы германнарга, франк крәстияннәре тормышына, аббат Ирминон сәясәтенә, Бөек Карлның «Утарлар турында капитулярий» («Капитулярий о поместьях») фәрманына багышланган хезмәтләр языла. 1913–1922 елларда профессор  М.В.Бречкевич медиевистика буенча лекцияләр курсы укый һәм гамәли дәресләр алып бара. 1921 елда ил күләмендә югары уку йортларының тарих-филология факультетлары ябылу профессиональ тарихчылар әзерләүдә һәм, гомумән, тарих фәне үсешендә өзеклеккә китерә. 1920 елларда галимнәр чит илләрдәге архивларда, китапханәләрдә эшләүдән, алардан чыганаклар һәм фәнни әдәбият соратып алудан һ.б. мөмкинлекләрдән мәхрүм ителәләр.

Казан университетында тарих-филология факультеты фәкать 1939 елда гына торгызыла. Бөек Ватан сугышы елларында Казанга эвакуацияләнгән галимнәр арасында күренекле медиевистлар да була: акад. Д.М.Петрушевский (1942 елның 12 декабрендә Казанда вафат), СССР ФА мөхбир әгъзасы, соңрак акад. Е.А.Косминский, профессор  М.В.Левченко, профессор  Б.Ф.Поршнев, яшь галимнәр Н.А.Сидорова, А.Е.Рогинская, Л.Е.Кертман һ.б. 1950–1990 елларда медиевистиканы доц. М.Д.Бушмакин (Казан пед. институтында, Казан университетында, 1943–1958), профессор  А.И.Данилов, доцент А.В.Сергеев (Казан университетында, 1950–1988), профессор  Г.П.Мягков, А.З.Ханина (Казан университетында, 1963–1988), соңрак чорда М.М.Базина (1976–2005), Т.А.Смолова (1988–1996), И.Х.Гарифҗанов (1996–2001), А.Г.Суприянович (1996–2000) укыта. А.И.Даниловның шәкертләре (В.А.Гавриличев, Г.К.Садретдинов, Н.И.Смоленский, И.И.Шәрифҗанов һ.б.) М. һәм гомуми тарих историографиясе өлкәсендә абруйлы белгечләр булып танылалар.

XX йөзнең 2 нче яртысында Казан медиевистлары фәнни эшчәнлегенең төп юнәлеше булып чит илләр һәм Россия медиевистикасы һәм славистикасы тарихын өйрәнү тора; XX–XXI йөзләр чигендә урта гасырлар тарихына багышланган хезмәтләр дөнья күрә.

Әдәбият       

Бушмакин М.Д. Профессор Н.А.Осокин — первый Казанский медиевист // Средние века. 1960. Вып. 17;

Ханина А.З. В.К.Пискорский // Вопросы историографии всеобщей истории. К., 1968. Вып. 3;

Ягудин Б.М. Н.А.Осокин и становление Казанской школы всеобщей истории. К., 1998;

Мильская Л.Т. Николай Павлович Грацианский // Портреты историков: Время и судьбы. М., 2000. Т. 2;

Сыченкова Л.А. Культура Западной Европы: Российский опыт историографического осмысления (2-я половина XIX — 30-е гг. XX вв.). К., 2000;

Историки в поиске смыслов. К., 2003;

Мягков Г.П. Медиевистика в Казанском университете // История и историки в Казанском университете: К 125-летию Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. К., 2005. Ч. 2.

Автор — Г.П.Мягков