Эчтәлек

Яшәү процессында әлеге элементның катнашы турында аны хайваннарның матдәләр алмашы продуктларында барлыгы ачылган вакыттан билгеле (1669, немец алхимигы Х.Бранц).

1903 елда үсемлек чималыннан фосфорның органик препараты фитин бүлеп чыгарыла – катлаулы инозит эфиры һәм фосфор кислотасының магний һәм кальций тозлары катнашмасы (С.С.Пастернак); май культуралары түбеннән аны сәнәгатьтә җитештерү җайга салына, берничә ун ел дәвамында ул гомуми сәламәтлекне ныгыту чарасы буларак кулланыла.

Фосфорорганик кушылмаларның фармакология үзлекләрен ачыклау һәм синтезлау буенча системалы эшләрнең башлануы 1930 еллар ахырына карый. Фосфорорганик кушылмаларның химиясен һәм физиологик активлыгын көчле өйрәнүләр Германия (Г.Шрадер, Леверкузен шәһәре), Россия (А.Е. һәм Б.А.Арбузовлар, Казан), Англия (Б.Сондерс, Кембридж шәһәре) лабораторияләрендә, башка илләрнең фәнни үзәкләрендә алып барыла. Кайбер фосфорорганик кушылмаларда әһәмиятле фермент – холинэстеразны туктату сәләте табыла. Антихолинэстераз кушылмаларны хәрби агулый торган матдәләр, инсектицидлар һәм дарулар ясау максаты белән өйрәнә башлыйлар.

Беренчеләрдән булып күз авыруларын дәвалау өчен минтакол препараты синтезлана (Г.Шрадер), ул глаукомага каршы антихолинэстераз дару фосфорорганик кушылмалар сериясенең башлангычы була. 1950 еллар уртасында Россия һәм чит илләрнең химиклары һәм фармакологларының бәйсез тикшеренүләре нәтиҗәсендә антибластом (шешләргә каршы) препаратлар триэтилениминофосфат һәм тиотриэтилениминофосфат (А.А.Кропачёва, В.А.Чернов, С.Фарбер, Н.Смит) булдырыла. Антибластом активлы циклофосфан препаратын җитештерү технологиясе эшләнә (С.А.Гиллер). Биология матдәләр синтезында (аксымнар, ферментлар, витаминнар), әһәмиятле тере структуралар (сөяк, нерв һәм ми тукымасы) формалашуда, шулай ук тере күзәнәкләрдә (сулыш алу, энергия һәм нәселдән килгән мәгълүматларны тапшыру) үзенчәлекле биохимик процессларда фосфор кушылмалары катнашы турында мәгълүматлар туплану фармакология объектлары һәм фармакология тикшеренүләре буларак фосфорорганик кушылмаларга кызыксыну артуга ярдәм итә.

Дару фосфорорганик кушылмаларны синтезлауга Татарстан галимнәре шактый өлеш кертә. Химия, фармакология һәм терапия фәнни юнәлешләре вәкилләренең уртак тикшеренүләре нәтиҗәсендә берничә синтетик дару препаратлары булдырыла. Аларга антихолинэстераз офтальмологик глаукомага каршы препаратлар – пирофос (А.Е. һәм Б.А.Арбузовлар), армин һәм нибуфин  (А.И.Разумов, Е.А.Маркович, О.А.Мухачёва. М.А.Алуф, И.В.Заиконникова) керә, алар күзгә сала торган тамчылар формасында чыгарыла. Нибуфин шулай ук инъекция формасында бала тудыруга ярдәм итүдә кулланыла. Фунгицид һәм бактерицид тәэсиренә ия булган хлорацетофос препараты шома тиредә һәм башның чәчле өлешендә гөмбә авырулары булган авыруларны дәвалау өчен тәкъдим ителә (К.В.Никоноров, Э.А.Гурылёв, И.Д.Неклесова, М.А.Кудрина).

1965 елда нәантихолинэстераз аз агулы фосфорорганик кушылмалар арасында яңа дарулар эзләүнең максатчанлыгы концепциясе эшләнә (Б.А.Арбузов, А.О.Визель, И.В.Заиконникова, И.А.Студенцова). Нәантихолинэстераз дару фосфорорганик кушылмалардан киң терапевтик нәтиҗәле буларак димефосфан аерылып тора – ул метаболизм терапия чарасы (Б.А.Арбузов, А.О.Визель, А.А.Муслинкин, И.А.Студенцова, Р.С.Гәрәев, В.И.Данилов). Димефосфон баш миендә кан әйләнеше бозылганда (инсульт, баш сөяге имгәнеп мигә зыян килгәндә), ацидоз, бронхиаль астманың атопик формасы булганда кулланыла; нерв системасын, кан тамырлары тонусын һәм кислота-төп хәлне нормалаштыра; ялкынсынуга каршы һәм радиопротектор йогынты ясый. Ике төрле дару формасында серияләп чыгару үзләштерелә: эчү һәм тәнгә сөртү өчен эремә, инъекция өчен ампулалар. Нәантихолинэстеразларның мөстәкыйль төркеме фенилфосфорилуксус кислотасы белән алмаштырылган гидразидлардан гыйбарәт – фосфобензид һәм капах (А.И.Разумов, Р.Л.Яфарова, Р.И.Тарасова, И.В.Заиконникова, Г.Ф.Ржевская, И.И.Сёмина). Фосфобензид транквилизатор һәм алкогольгә каршы йогынты ясый, капах ноотроп һәм антидепрессант үзлекләренә ия, хәтерне яхшырта, укуга сәләтне арттыра.

Рак авыруын һәм тире преканцерозын дәвалау өчен препарат булдырыла – глицифон (Н.И.Ризположенский, А.А.Муслинкин, И.А.Студенцова, Р.С.Гәрәев, И.С.Мокринская). Глицифон яман шеш авыруын операциясез дәвалауга мөмкинлек бирә, яхшы косметик нәтиҗә белән тирене тирән бластоматоз үзгәреш кичергән күзәнәкләрдән чистарта.

Дару фосфорорганик кушылмаларны синтезлау һәм дәвалау препаратлары эшләү буенча фәнни тикшеренүләр РФА КГҮнең Органик һәм физик химия институты, Казан университеты, Казан технология һәм Казан медицина университетлары галимнәре шөгыльләнә.

Армин, нибуфин, димефосфон, глицифон, фосфобензид җитештерү "Татхимфармпрепаратлар" Казан җитештерү химия-фармацевтика берләшмәсендә үзләштерелә.

Әдәбият

Разумов А.И. Биологическая активность и практическое применение органических соединений фосфора // Успехи химии. 1957. Т. 26, вып. 9; 

Фосфорорганические соединения с низкой токсичностью // Докл. АН СССР. 1965. Т. 165, № 1; 

Новое средство метаболической терапии — димефосфон // Terra Medica Nova. 1998. № 3; 

Глицифоновая мазь — оригинальное средство для лечения рака и предраковых заболеваний кожи // Terra Medica Nova. 1999. № 1;

Биологически активные производные фосфорилированных карбоновых кислот // Журн. общей химии. 1997. Т. 67, вып. 9.

Автор — А.О.Визель