Китаплар нәшер итүне, бастыруны, китап сәүдәсен, китапханәләр эшен, библиографияне өйрәнә. Әлеге фәннәрнең һәрберсе, мөстәкыйль фән булу өстенә, китап белеменең янәшә тармаклары белән тыгыз бәйләнештә тора.

XVII йөз

XVI йөзнең 2 нче яртысыннан алып, Казан Мәскәү басмаханәләрендә басылган китаплар белән тәэмин ителә башлый. XVII йөз башында Казандагы басмаханә патриарх Гермогенның өндәмәләрен бастыра.

XVIII йөз

Казанда китап сәүдәсе XVIII йөздә башлана. Бу вакытта руханилар семинариясендә китап кибете һәм акча түләү шарты белән өйгә китап бирә торган китапханә ачыла. 1770 елларда Рюминның Казандагы китап кибете мәгърифәтче Н.И.Новиков басмаларын сату буенча специальләшә.

XIX йөз

XVIII йөз ахырында — XIX йөзнең беренче яртысында китаплар, башка товарлар белән беррәттән, яшелчә, кәгазь һ.б. белән сәүдә итүче кибетләрдә сатыла. Мәгърифәтче, тәрҗемәче һәм нашир Р.Әмирханов, якынча 1840 еллардан башлап, татар китапларын шәм кибетләрендә сата.

«Казанские известия» газетасында басылган белдерүдән күренгәнчә, 1810 елларда китап сәүдәсе белән П.И.Пугин, Е.Андреев, Базунов һәм Инихов кебек сәүдәгәрләр шөгыльләнә.

XIX йөз башында Казанда Г.И.Мясников та китап кибете тота. Аның улы А.Г.Мясников әтисенең эшен дәвам итә, башта китап лавкасы, 1834 елда китап кибете һәм аның каршында китапханә ача (1863 елда кадәр эшләп киләләр).

XIX йөздә Казанда басылган китапларның йөзен Шәрекъ телләрендә, бигрәк тә татар телендә басылган китаплар һәм фәнни әдәбият басмалары билгели.

Беренче китаплар — «Әт-тәхият» һәм «Һәфтияк» — 1801 елда басыла. 1800–1829 елларда эшләгән Азия басмаханәсендә гомуми тиражы 280 мең данәдән артып киткән 90 га якын исемдәге китап дөнья күрә. XIX йөз башында Россиянең күп кенә шәһәрләрендә губерна идарәләре каршында басмаханәләр ачыла. Казанда губерна басмаханәсе 1805 елда оеша (к. Казан губерна идарәсе басмаханәсе).

Казан университеты басмаханәсе (к. Казан университеты басмаханәсе, Казан университеты нәшрияты) Университет уставы нигезендә 1809 елда ачыла. Анда университет басмалары, профессорлар хезмәтләре, дәреслекләр һәм уку ярдәмлекләре басыла. 1915 елга кадәр якынча 2,5 мең басма дөнья күрә. Университет китапханәсе фондларына Г.А.Потёмкин һәм В.И.Полянский китапханәләре нигез сала, соңрак Н.Н.Булич, И.Ф.Готвальд, К.Ф.Фукс һ.б.ның китапханәләре өстәлә.

Казанда гимназияләр, университет һәм китап базары булу башкаланың китап сәүдәгәрләре А.В.Глазуновны (1830 еллар) һәм Д.Е.Кожанчиковны (1860 еллар) җәлеп итә, һәм алар Казанда үзләренең китап кибетләре бүлекләрен тоталар.

1811 елда беренче рус провинция газеталарының берсе «Казанские известия» газетасы чыга башлый. 1838 елда император Николай I губерна идарәләре каршында газеталар бастыруга рөхсәт бирә. Шушы чордан башлап, «Казанские губернские ведомости» газетасы басыла башлый.

Казанда беренче шәхси басмаханә 1841 елда оеша. Тиздән Р.Сәгыйтов басмаханәсе һәм Ш.Яхин ташбасмасы татар телендә китаплар баса башлый.

Библиография тармагы Казанда 1805 елда Казан университеты ачылу белән барлыкка килә. Татар тарихи чыганакларының беренче библиографлары — профессор К.Ф.Фукс, адъюнкт М.С.Рыбушкин, татар мәгърифәтчеләре К.Насыйри, Ш.Мәрҗани һ.б.

Төбәкне өйрәнү материаллары туплана, соңрак алар библиографик өйрәнү объектына әверелә. 1844–1852 елларда «Прибавление к «Казанскому губернскому вестнику» газетасының мөхәррире булып А.И.Артемьев эшләгән дәвердә төбәкнең тарихы, этнографиясе һәм географиясе буенча мәкаләләр басыла. Аның «Казан буйлап сәяхәтләр»ендә («Прогулки по Казани», газетада 1849–1852 елларда дөнья күрә) шәһәрнең күренекле урыннары рәтендә Казан университеты китапханәсе дә искә алына. 1851 елда «Прибавление...» газетасында Н.К.Чупин төзегән аннотацияле исемлек «Казан губернасы турында географик һәм статистик мәгълүматлар урнаштырылган китапларга һәм журнал мәкаләләренә күзәтү» («Обозрение книг и журнальных статей, заключающих в себе географические и статистические сведения о Казанской губернии») басыла.

1855 ел Казан руханилар академиясе китапханәсе өчен (1842 елда ачыла) аеруча уңышлы була. Санкт-Петербург җәмәгать китапханәсеннән — 1,5 меңнән артык исемдәге китап, Соловки монастыреннан 1356 кулъязма һәм иске басма китаплар алына. Соловки китапханәсен фәнни тасвирлауның башлангычы Казанда салына.

1865 елда Казанда шәһәр җәмәгать китапханәсе ачыла. Аның фондларының нигезен И.А.Второв китаплары тупланмасы тәшкил итә. Китапларны И.А.Второвның улы Н.И.Второв шәһәргә бүләк итеп бирә (бүләк 903 исемдәге 1908 том китаптан тора, алар арасында XVIII йөз — XIX йөз башының сирәк һәм әһәмиятле басмалары да сакланган).

1867 елда Казанда профессор С.М.Шпилевский «Казан шәһәре белешмәләр листогы» («Справочный листок города Казани») беренче шәхси газетасын нәшер итә башлый. Шул ук елда Казанда барысы 6 басмаханә (аларның 3 се шәхси), 4 хәреф кою ширкәте һәм 5 ташбасма эшли.

Китап эше киңәйтелү белән, библиография дә үсеш ала. Нәкъ менә шул вакытта Н.Я.Агафонов һәм П.П.Васильев төзегән җыентык — «Казан китапчылык эше» («Казанское книжное дело», 1867) басыла. XIX йөзнең 2 нче яртысында китап сәүдәсендә специальләшү сизелә башлый. 1870 елларда Э.С.Перимова чит ил китаплары кибете ача, кибет каршында китапханә һәм уку бүлмәсе дә була.

1874 елдан «Шәрекъ лирасы» кибете эшләп килә, анда музыка уен кораллары, музыка буенча китаплар сатыла, ноталар абонементы да була. 1880 елларда Л.П.Рейнгардтның балалар китапханәсе эшли. 1886 елда Казанда 5 китап кибете һәм берничә лавка исәпләнә. «1884 ел өчен Казан календаре» («Казанский календарь на 1884 год») мәгълүматларына караганда, шәһәрдә 4 шәхси китапханә, 11 шәхси китап басу оешмасы (5 басмаханә, 3 типолитография, 1 хромолитография, 1 ташбасма һәм 1 гектографлы ташбасма) эшли.

Басмаханәләрнең хуҗалары еш үзгәреп тора. 1881 елда, мәсәлән, В.М.Ключников тарафыннан ачылган басмаханә 1908 елда кызы И.В.Ермолаевага күчә. Әмма икенче елга ук, социал-демократик эчтәлекле әдәбият нәшер ителү аркасында цензура эзәрлекләүләре башлангач, ул аны Н.М.Чижовага сатарга мәҗбүр була. Аңардан соң басмаханә 1910 елда В.З.Еремеевка тапшырыла. Шулай итеп, басмаханә 1916 елга кадәр В.Еремеев һәм А.Шашабринның сәүдә йорты басмаханәсе буларак эшли.

1890 елгы Казан фәнни-сәнәгый күргәзмәсе җирле полиграфия һәм наширлек эшчәнлегенең яхшы сыйфатлы булуын күрсәтә. Университет басмаханәсе күргәзмәнең югары бүләгенә — Мактаулы бәяләмәгә лаек була. Типохромолитография хуҗасы В.М.Ключниковка «Литография эшләренең матурлыгы һәм нәфислеге өчен» алтын медаль бирелә. Г.М.Вечеслав «гальванопластика һәм басмаханә эшләре өчен» Зур көмеш медаль белән бүләкләнә. Наширлек эшчәнлеге өчен китап кибете хуҗасы А.А.Дубровинга кече көмеш медаль тапшырыла.

Казан шахмат сөючеләр җәмгыяте каршында бай гомуми белем китапханәсе эшләп килә. «Мәгариф» («Образование») китапханәсе матур әдәбиятка специальләшә. 1911 елда аның фондын К.Бальмонт, И.Анненский, А.Блок, В.Брюсов, М.Метерлинк һ.б.ның әсәрләре тәшкил итә. 1897 елдан мәдәни агарту максатларында хәйрия җәмгыятьләре һәм төрле оешмалар каршында гади халык өчен ачылган китапханәләр-уку бүлмәләре киң таралыш ала. Алафузов фабрикасы һәм Дары заводы хезмәткәрләре — эшчеләр өчен бушлай китапханә-уку бүлмәсе, хезмәт биржасының халык китапханәсе, Россиядәге яһүдләр арасында аң-белем тарату җәмгыятенең китапханә-уку бүлмәсе һәм Аеклар җәмгыятенең 4 уку бүлмәсе эшләп килә.

ХХ йөз

1913 елда профессор-тюрколог Н.Ф.Катанов тырышлыгы белән Г.Барудиның бушлай җәмәгать китапханәсе ачыла (Үзәк шәрекъ китапханәсе), ул 1930 елга кадәр төрле исемдә эшли. Н.Ф.Катановның шәхси китапханәсе 1910 елда Истанбулга күчерелә.

1899 елгы «Бөтен Казан» («Вся Казань») адреслар китабы мәгълүматларына караганда, Гостиный дворда К.П.Алексеевның, Пассажда А.С.Дубровин һәм бертуган Башмаковларның, Проломный урамында бертуган Ярыгиннарның, Балык рәтләре урамында В.Ф.Бороздинның китап кибетләре эшләп килә. Изге Гурий борадәрлеге Спас-Преображение һәм Богородица монастырьларында Тәрҗемәчелек комиссиясе басмаларын сата. Татар китаплары белән Печән базары мәйданында Кәримов һәм Хөсәенов сәүдә итә. Казан XIX йөздә татар китапларын нәшер итү үзәгенә әйләнә. XIX йөзнең 1 яртысында татар китапларының күпчелеге Казан университетында басылса, XIX йөзнең 2 яртысына аларның яртысыннан артыгы (3242 нең 1827 се) шәхси басмаханәләрдә дөнья күрә, 80 е генә Казаннан читтә урнашкан була. 1897 елның 1 гыйнварына полиграфия предприятиеләренең күбесе Мәскәү (212) һәм Петербургта (255) туплана, Одессада — 55, Киевта — 22, Казанда 15 басмаханә исәпләнә.

XX йөз башында китап басуның сыйфаты үзгәрә. Текстны әзерләү күпкә гадиләшә. Фотосурәтләр, полиграфия техникасы камилләшү төсле репродукциянең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә. Полиграфчы М.Идриси 1905–1911 елларда Мәскәү, Германия, Төркия, Мисырның иң яхшы басмаханәләрендә китап басу техникасының яңа казанышларын өйрәнә, соңыннан Казанның «Милләт» басмаханәсендә күп төсләр белән басуны гамәлгә кертә.

XIX йөз ахырында — XX йөз башында китап басуда китап эше тармакларының бер үзәккә берләшү омтылышы күренә. 1896 елда И.Н.Харитонов Казанда үзенең шәхси басмаханәсен ача, соңрак хәреф кою ширкәте оештыра. Ул шулай ук нашир һәм китап сәүдәгәре буларак таныла.

1910 елгы «Бөтен Казан» адреслар китабы мәгълүматларына караганда, ул чорда хәрби округ штабы басмаханәсе, университет һәм губерна басмаханәләре, Л.П.Антонов, Д.М.Гран, И.Н.Харитоновның шәхси басмаханәләре һәм «Милләт» эшләп килә. Басмаханәләрнең бер фирмага берләшү омтылышы сизелә. 1911елда «Сабах» ширкәте каршында ташбасма, хәреф кою ширкәте һәм китап тышлау остаханәсе белән берләштерелгән «Өмид» басмаханәсе ачыла. Кул хезмәтенә нигезләнгән вак кустарь производство китап басуны, мәсәлән, төсле, рәсемле басмаларны югары сыйфатлы итә алмый. Шунлыктан алар бөлгенлеккә төшәргә мәҗбүр була. 1921 елга Казанда полиграфия сәнәгатен национализацияләү тәмамлангач, 11 ташбасма машинасыннан эшкә яраклы 5 е генә кала.

«Бөтен Казан» адреслар китабы хәбәр иткәнчә, 1910 елда Казанда бертуган Башмаковларның, М.А.Голубев, В.Ф.Маркелов һәм В.А.Шаронов, П.А.Дубровин (элек А.А.Дубровинның), В.И.Бреевның эре китап кибетләре, Мәскәү «Культура» китап сәүдәсе ширкәтенең филиалы эшләп килә. Букинистика сәүдәсе белән 3 кеше шөгыльләнә.

Казанда Петербургның «Брокгауз һәм Ефрон» китап нәшрияты вәкиллеге дә була (Р.Ф.Гергард). 1910 елларда сәнгать буенча китаплар нәшер итүче «На рассвете» нәшрияты да эшли («Зилант» җыентыгы, 1913; А.Ф.Мантель, Н.К.Рерих әсәрләре).

1909–1922 елларда «Молодые силы» нәшрияты «Тарихи әдәбият. Рус әдәбияты ядкәрләре» («Историческая библиотека. Памятники русской литературы») сериясен нәшер итә «А.Н.Афанасьев тарафыннан җыелган легендалар» («Легенды, собранные А.Н.Афанасьевым», 1914) һәм «Күренекле кешеләр тормышы» («Жизнь замечательных людей») сериясеннән Е.А.Соловьёвның «Ф.Достоевский, тормышы һәм әдәби эшчәнлеге» («Ф.Достоевский, его жизнь и литературная деятельность», 1922) китабын кабат бастырып чыгара.

1908 елда автор-нашир И.С.Михеев 61 мең данә тираж белән бәясе 16 мең сумлык 6 дәреслек чыгара (наширлек эшчәнлеге 1917 елга кадәр дәвам итә).

ХХ йөз башында нәшрият һәм китап сату фирмаларын берләштерү башлана. А.А.Дубровин, В.Ф.Маркелов һәм В.А.Шароновның китап кибетләре каршында эре нәшриятлар, Башмаковларның китап басу һәм китап сәүдәсе, «Гасыр» китап басу һәм сату итү ширкәте эшли.

Китап кибете хуҗасы М.А.Голубев 1912–1917 елларда Казан университеты профессорлары Е.Ф.Будде, А.М.Миронов, Д.И.Нагуевский, Н.А.Васильев, М.П.Петровский һ.б.ның хезмәтләрен, «Яңа Россия гражданы китапханәсе» («Библиотека гражданина новой России») китап сериясен нәшер итә. 1900 елда бертуган Кәримовларның китап сату фирмасы каршында 1919 елгы национализацияләүгә кадәр эшләп килгән басмаханә ачыла. 1901–1917 еллар арасында Кәримовлар тарафыннан гомуми тиражы 20 млн данәдән артык булган 1763 басма нәшер ителә.

ХХ йөз башыннан татар телендә, дини һәм уку китапларыннан тыш, әдәби әсәрләр, мәсәлән, Г.Тукай шигырьләре, А.С.Пушкин, Н.А.Некрасов һ.б.ның тәрҗемә әсәрләре, фәнни-популяр әдәбият күпләп басыла. Рус, бигрәк тә татар наширләре һәм китап кибетләре хуҗалары эшчәнлеге цензура күзәтүе астына алына. Шуңа да демократик җәмәгатьчелекнең 1917 елгы Февраль революциясеннән соң беренче таләбе Баш матбугат идарәсен тарату була (1917 ел, 27 апрель). Демократик матбугат ирегенең төп шарты итеп цензура ярдәмендә басмага рөхсәт бирелү түгел, ә аны теркәү принцибы куела. XIX йөз ахырында — XX йөз башында Казан библиографиясе өлкәсендә Н.Ф.Катанов һәм Н.П.Лихачёв исемнәре киң таныла. Профессор Н.Ф.Катанов 1894 елдан «Археология, тарих, этнография җәмгыяте хәбәрләре» («Известия Общества археологии, истории, этнографии») битләрендә Шәрекъне өйрәнү буенча хезмәтләрен, библиографик күзәтүләрен һәм белешмәлекләрен даими рәвештә бастыра. «Деятель» журналында «Шәрекъ библиографиясе» («Восточная библиография») бүлеген алып бара, Казан университеты басмаханәсендә басылган көнчыгыш китаплары исемлеген, профессор И.Ф.Готвальдның шәхси китапханәсе каталогын төзи.

Н.П.Лихачёв — Петербург җәмәгать китапханәсенең булачак директоры — бүгенге көндә дә фәнни әһәмиятен югалтмаган китапларын: «Казанда басмаханәләр эшләгән беренче илле елда китап басу» («Книгопечатание в Казани за первое пятидесятилетие существования в этом городе типографий...» (СПб, 1895), «Казан матбугатының уйдырма башлангычы» («Мнимый первенец казанской печати» (СПб., 1897), «Бер алпавыт китапханәсе шәҗәрәсе» («Генеалогическая история одной помещичьей библиотеки» (СПб., 1913) хезмәтләрен бастыра.

1917 елның 22 ноябреннән «Матбугат турында декрет» («Декрет о печати») китап эшенең бар тармаклары эшчәнлеге өстеннән дәүләт күзәтчелеген игълан итә.

1921 елның урталарына Казанда 18 шәхси һәм ведомство полиграфия предприятиесе (шул исәптән 9 басмаханә, 1 хәреф кою ширкәте) национализацияләнә һәм эреләндерелә.

1919 елда Казанда дәүләт нәшриятының бүлеге оештырыла (1920 елдан — Татгосиздат). 1920 елда «Казанский библиофил» журналын (1921–1923) чыгарып килгән «Китап дуслары» библиографик түгәрәге оеша. 1921 елда библиография бүлеген совет библиографиясенә нигез салучы Е.И.Шамурин җитәкли. 1911 елда ул «Камско-Волжская речь» газетасында Казандагы даими басмалар турында мәкалә бастыра. ТАССР Китап палатасы оешканнан соң (1926), китап продукциясе исәпкә алып барыла, библиография материалларының даими чыганагы барлыкка килә. Үзәкләштерү һәм хуҗалыкларның бөлгенлек шартларында шәхси нәшриятлар 1926 елга эшчәнлекләрен туктатырга мәҗбүр булалар. Китап эшенең башка тармаклары кебек үк, шәхси һәм ябык оешмаларның китапханәләре национализацияләнә һәм дәүләт китапханәсенә (китап саклау урынына) кушыла.

А.Ф.Лихачёв китапханәсе Казан университеты китапханәсенә тапшырыла. 1958 елда Татполиграф һәм Татарстан китап сәүдәсе (Таткниготорг) оешканнан бирле китапларны бастыру һәм сату белән Татарстан китап нәшрияты шөгыльләнә башлый. 1963 елда КПСС ҮК пленумының «Партиянең идеологик эшенең чираттагы бурычлары» дигән карарыннан соң китап эшенең барлык тармаклары, ведомствога буйсынган булуларына карамастан, СССРның нәшрият, полиграфия һәм китап сәүдәсе эшләре буенча Дәүләт комитеты канаты астына кертелә. Әлеге комитетның бурычы «әдәбиятның барлык төрләрен бастыруны, оештыру һәм аңа юнәлеш бирүне» контрольдә тоту була. Беренчел цензураны Матбугатта дәүләт серләрен саклау комитеты тормышка ашыра.

Китап белеме проблемалары, шул исәптән җирле проблемалар «Китап. Тикшеренүләр һәм материаллар» («Книга. Исследования и материалы» (М., 1959–2011) җыентыгында чагылыш таба. 1976 елдан Ленинградта китап тарихы буенча конференцияләр — «Фёдоров укулары» үткәрелә. «Казан университеты китапханәсе: Фондлар, раритетлар, тарих...» («Библиотека Казанского университета: Фонды, раритеты, история...», 1989), «Кулъязма һәм борынгы басма китап, туплау, саклау һәм өйрәнү проблемалары» («Рукописная и старопечатная книга, проблемы сбора, сохранения и изучения», 1995) җыентыклары Казан китап белеме мәсьәләләренә багышлана. Татар китабы тарихы буенча атаклы белгеч булып Ә.Г.Кәримуллин санала. XIX йөзнең 1нче яртысында университет китапханәсе тарихы В.В.Аристов һәм Н.В.Ермолаева тарафыннан «Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханә тарихы» («История Научной библиотеки им. Н.И.Лобачевского», 1985) һ.б. хезмәтләрдә тикшерелә.

Китап басуның яңа принциплары СССРның «Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары турында» Законында (1990) яктыртыла. Аның нигезендә матбугат иреге игълан ителә, цензура алына, дәүләт органнары һәм җәмәгать оешмаларына гына түгел, 18 яшенә җиткән барлык гражданнарга массакүләм мәгълүмат чаралары оештыру мөмкинлеге бирелә, ул рөхсәт бирү түгел, ә теркәү характерында карала. Шундый ук принциплар РФнең 1991 елгы «Массакүләм мәгълүмат чаралары турында» Законында чагылыш таба. Яңа нәшрият системасы, нигездә, дәүләти булмаган оешмаларга йөз тота. Россия — дөньяның китап басу буенча иң алдынгы ун иле арасында.

1990 елларда, базар икътисады шартларында, дәүләт нәшриятларын хосусыйлаштыру башлана, шәхси фирмалар оеша. Басмаларның тематикасы төрләнә, коммерциячел һәм дини әдәбият барлыкка килә. «Мәгариф» («Образование») нәшрият йорты «Кризис-менеджер китапханәсе» («Библиотека кризис-менеджера») сериясен чыгара, ТРның Милли китапханәсе каршында «Милли китап» нәшрияты эшли башлый, «Китапханә хәбәрчесе» («Библиотечный вестник») даими басыла. ТР Милли музее каршында нәшрият бүлеге оеша. «Раннур», «Заман», «Хәтер» һ.б. нәшриятлар уңышлы гына эшләп килә.

XXI йөз

1991–2010 елларда «Мәгариф» нәшрияты мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен дәреслекләр, сүзлекләр, балалар әдәбияты бастыра. «Җыен» һәм «Рухият» фондлары татар телендәге китаплар бастыруда акчалата һәм оештыру ягыннан ярдәм итәләр.

Автор — И.А.Новицкая