Эчтәлек

Йөрәк-кан тамырлары системасы төзелешен һәм функцияләрен, авыруларның сәбәбен һәм көчәю-үсеше механизмын, йөрәк-кан тамырлары патологиясенең клиник күренешләрен өйрәнә, авыруларга диагноз кую ысулларын, аларны дәвалау һәм булдырмау юлларын эшли. Кардиология фән буларак 1870 елларда формалаша. Моңа кадәр кан әйләнеше күренеше ачыла (У.Гарвей, Англия, 1628), перкуссия — йөрәкне тән өслегенә суккалап тыңлау ысуллары (Л.Ауэнбруггер, Австрия, 1761) һәм аускультация — йөрәк тибешен тыңлау (Р.Лаэннек, Франция, 1819), күкрәк бакасы — стенокардия тасвирлана (У.Геберден, 1768). Кардиологиянең алга таба үсешенә электрокардиограф уйлап табу (В.Эйнтховен, 1903); артериаль басымны үлчәүнең аускультатив ысулын эшләү (Н.Н.Коротков, 1905); йөрәк куышлыкларын тикшерү ысуллары (В.Форсман, Германия, 1929; Д.Ричардс, АКШ; А.Ф.Курнан, АКШ, 1941); йөрәк артериясенә контраст матдә кертеп, коронароангиография ысулын эшләү (А.Кастельянос, Р.Перейрас, А.Гарсия, Куба, 1938) һәм эхокардиография — йөрәкне ультратавыш белән тикшерү (И.Эдлер, Г.Герц, Швеция, 1954); йөрәк артерияләрен ясалма киңәйтү (А.Грюнтциг, 1977) эшләре нигез була. Клиник кардиологиягә нигез салучылар булып Дж.Макензи (Бөекбритания), П.Д.Уайт (АКШ) санала. 1950 елда Европа кардиологлары җәмгыяте, 1962 елда Бөтенроссия кардиологлары фәнни җәмгыяте төзелә.

Россиядә йөрәк-кан тамырлары авыруларын өйрәнү белән С.П.Боткин, Р.А.Остроумов, В.П.Образцов, М.В.Яновский, Д.Д.Плетнёв, Г.Ф.Ланг, Н.Д.Стражеско, В.Ф.Зеленин, А.Л.Мясников шөгыльләнә. 1967 елда СССР МФАнең Кардиология институты төзелә, 1975 елда шул нигездә СССР МФАнең Бөтенсоюз кардиология фәнни үзәге оештырыла (хәзер РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Россия Кардиология фәнни-җитештерү комплексы).

Казанда XIX йөздә йөрәк-кан тамырлары авырулары системасын өйрәнү эчке авыруларның гомуми бурычлары кысаларында үткәрелә. Терапевт галимнәр тарафыннан йөрәк-кан тамырлары авыруларының аерым мәсьәләләре тикшерелә. Н.В.Виноградов (1870 еллар башы) йөрәк гликозидлары тәэсире механизмнарын, йөрәк-кан тамыры системасына югары һәм түбән температураларның тәэсирен тикшерә. Ул аорта зәгыйфьлеге вакытында ят тавышның җилкә һәм бот артерияләренә үтү фактын ачыклый. А.Н.Казимбәк сул карынчык аневризмасы билгеләрен тасвирлый — йөрәк тибешенең өске ноктада көчле булуы белән беррәттән нур артериясендә зәгыйфь тибешен билгели. Россиядә медицина гамәленә яңа дәвалау чарасын — строфантинны кертүдә төп рольне уйный. А.Ф.Самойлов Россиядә беренче тапкыр клиника шартларында электрокардиограмма (ЭКГ) яздыра (Казан, 1906; к. Физиология). С.С.Зимницкий яшьләрдә атеросклероз күренешен беренче тапкыр тасвирлый; күкрәк бакасын сальварсан препараты белән дәвалауның оригиналь ысулын эшли; артериаль гипертониянең үзенчәлекләрен, аның «үзгәрүчән» һәм «даими» факторларын ачыклый. Л.М.Рахлин йөрәк мускулларында компенсаторлы үзгәрешләр вакытындагы электрокардиографик күрсәткечләрне өйрәнә; электрокардиография лабораториясен (1934), ТАССРның кардиологлар фәнни җәмгыятен (1955) оештыра.

Татарстанда кардиология XX йөзнең 2 нче яртысында актив үсеш ала. 1971 елда Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе нигезендә кискен йөрәк инфарктлы авыруларны дәвалау өчен 1 нче махсуслаштырылган бүлек төзелә, 1972 елда Н.П.Медведев тарафыннан йөрәк-кан тамырлары хирургиясе үзәге, 1985 елда шәһәр кардиология диспансеры ачыла. 1983 елда диспансердагы инфаркт бүлеге 15 нче шәһәр хастаханәсенә күчерелә; йөрәк авыруларына диагноз куюны шактый уңай якка үстергән ике төрле үлчәмдәге эхокардиография һәм допплер-эхокардиография ысулы гамәлгә кертелә (А.С.Галявич, 1988); беренче коронароангиография башкарыла (2 нче Республика клиник хастаханәсе, В.В.Коробов, 1993); йөрәк ритмының катлаулы тайпылышларына диагноз кую һәм дәвалау өчен махсуслаштырылган аритмологик үзәк төзелә (1 нче Республика клиник хастаханәсе, 1993). Л.А.Щербатенко атеросклероз патогенезында гипоталамо-гипофизар система ролен тәҗрибәдә һәм клиник шартларда өйрәнә; йөрәк инфарктына алдан диагноз кую ысулын, аның көчәюенә каршы профилактика үткәрүне, кискен йөрәк инфаркты кичергән авыруларны физик реабилитацияләү ысулларын эшли (1950–1980). Я.М.Милославский гипертония авыруы вакытында бөер өсте бизләре элпәсенең функциясен өйрәнә. И.П.Арлеевский Казанда беренче электр импульслары белән дәвалауны гамәлгә кертә (1966). И.Ә.Лотфуллин йөрәкнең кан җитешмәү авыруының төрле формаларына диагноз кую һәм дәвалауны, көчле йөрәк инфаркты мәсьәләләрен өйрәнә. А.С.Галявич озакка сузылган йөрәк зәгыйфьлеге мәсьәләләрен хәл итү буенча эшли.

Татарстан галимнәре түбәндәге фундаменталь хезмәтләрне нәшер итәләр: И.Ә.Лотфуллин — «Йөрәкнең ишемик авыруы: төп куркыныч факторлары, дәвалау» («Ишемическая болезнь сердца: основные факторы риска, лечение», 1977) һәм «Йөрәк инфаркты» («Инфаркт миокарда», 1998); А.С.Галявич — «Артериаль гипертония (диагноз кую, дәвалау)» («Артериальная гипертония (диагностика и лечение)», 1998), «Артериаль гипертонияләргә диагноз кую һәм дәвалау» («Диагностика и лечение артериальных гипертоний», 2000), «Артериаль гипертензияләр» («Артериальные гипертензии», 2002) һ.б.

Әдәбият

Богоявленский В.Ф. Профессор Семён Семёнович Зимницкий — врач, учёный, патриот. К., 1970;

Анисимов В.Е., Альбицкий В.Ю. Профессор Николай Андреевич Виноградов. К., 1972;

Кардиология в СССР. М., 1982; Бородулин В.И. Очерки истории отечественной кардиологии. М., 1988;

Арлеевский И.П. История кафедры терапии. К., 2001;

Казанский государственный медицинский университет (1804–2004 гг.): Заведующие кафедрами и профессора: Биогр. словарь. К., 2004;

Acierno L.J. The Hystory of Cardiology. L.–N.Y., 1994.

Автор — А.С.Галявич