Биографиясе

1837 елның 5 гыйнвары, Берлин – 1918 елның 12 мае, Петроград.

Берлин университетын тәмамлый (1858).

1858 елдан Россиядә. 1859–1871 елларда В.В.Радлов Барнаул шәһәрендә яши, Алтай, Себер, Казакъстан һәм Урта Азия буйлап экспедицияләрдә йөри; төрки халыкларның телләре, фольклоры, этнографиясе, археологиясе буенча материал туплый.

1871 елдан В.В.Радлов Казанда: Казан уку-укыту округының татар, башкорт, казакъ мәктәпләре инспекторы (1872 елдан).

1884 елдан Санкт-Петербургта: Петербург Фәннәр академиясенең Азия (1885–1890), антропология һәм этнография (1894–1918) музейлары директоры.

Урта һәм Көнчыгыш Азияне өйрәнү буенча Рус комитетын оештыруны башлап йөрүче һәм рәисе (1903–1918).

1891 елда Петербург Фәннәр академиясенең Монголиягә Орхон экспедициясе белән җитәкчелек итә, 1898 елда Үзәк Азиягә Турфан экспедициясен оештыра, аның башында танылган археолог һәм этнограф Д.А.Клеменц тора.

Беренчеләрдән булып борынгы төрки Орхон-Енисей ташъязма ядкәрләрен укып чыга, борынгы уйгыр ядкәрләрен өйрәнә һәм бастырып чыгара башлый.

Тикшеренүләре

В.В.Радлов – төрки телләрне чагыштырма-тарихи өйрәнүгә нигез салучыларның берсе («Төньяк төрки телләрнең чагыштырма грамматикасы» – «Сравнительная грамматика северных тюркских языков», Лейпциг, 1882; «Монголиянең борынгы төрки ташъязма ядкәрләре» – «Древнетюркские надписи Монголии», 1–2 чыг., Санкт-Петербург, 1894-95; «Төрки телләр морфологиясен тасвирлауга кереш фикерләр» – «Вводные мысли к описанию морфологии тюркских языков», Санкт-Петербург, 1911).

Алтай һәм Көнбатыш Себер төрки халыкларына караган төрле лингвистик, фольклор, этнографик материал туплый һәм бастыра («Төрки кабиләләрнең халык әдәбияты үрнәкләре» – «Образцы народной литературы тюркских племён», 1–10 кисәк, Санкт-Петербург, 1866–1907), «Төрки телләр сүзлеге тәҗрибәсе» («Опыт словаря тюркских наречий», 1–4 т., Мәскәү, 1888–1911) дип аталган күптомлы хезмәтен бастырып чыгара.

Гомуми һәм төрки тел белеменә, төрки телләр этногенезына, классификациясенә, тарихи диалектологиясенә, төрки текстология, фольклористика, этнография, археологиягә багышланган фундаменталь хезмәтләр авторы.

Хезмәтләре

О языке куманов. СПб., 1884.

Памятники уйгурского письма. Л., 1928.

Әдәбият

Тюркологический сборник: Памяти В.В.Радлова посвящается. М., 1972.

Кононов А.Н.История изучения тюркских языков в России: Дооктябрьский период. Л., 1982.

Решетов А.М.Академик В.В.Радлов: востоковед и музеевед // Радловские чтения – 2002: Материалы годичной науч. сессии. СПб., 2002.

Закирова Л.Н.Лингвистическая деятельность В.В.Радлова в 1871–1884 гг.: дис. Казань, 2012.

Матвеева П.А., Резван Е.А. «Камень на дороге времени» к 175-летию В.В.Радлова // Урало-алтайские исследования. 2012. № 1.