Биографиясе

1863 елның 1 гыйнвары, Саратов губерниясе, Саратов өязе Курдюм авылы – 1937 елның 30 июне, Казан. 

Саратов руханилар семинариясен тәмамлый (1883).

Казан руханилар семинариясен тәмамлаганнан соң (1887), шунда ук логика һәм философия кафедрасында эшли, профессор (1896).

1895 елда В.Несмелов Казан шәһәр думасында «Яңа Гаһед вәхиләрендә яшәү мәгънәсе мәсьәләсе» («Вопрос о смысле жизни в Новозаветном откровении») темасына ачык лекция укый. Анда В.Несмеловның «Кеше турында фән» («Наука о человеке») исемле саллы хезмәтендәге төп идеяләре салынган була (1 т.: «Психологик тарих һәм тормышның төп мәсьәләләрен тәнкыйтьләү тәҗрибәсе» – «Опыт психологической истории и критики основных вопросов жизни», 1898; 2 т.: «Тормыш метафизикасы һәм христиан вәхие» – «Метафизика жизни и христианское откровение», 1902).

1913 елда В.Несмеловка Казан руханилар академиясенең атказанган профессоры дәрәҗәсе бирелә, һәм ул надворный һәм коллегия советнигы чинына күтәрелә.

1921 елда академия ябылганнан соң, В.Несмелов Казан университетының психология кафедрасына урнашырга тели, әмма аңа иҗтимагый фәннәр профессоры вазифасы бирүдән баш тарталар.

1931 елның июлендә «Казан чиркәүчеләре оешмасы»н төзүдә, шулай ук телгә алынган оешманы «Хак Православие Чиркәве» Бөтенсоюз чиркәү-монархия оешмасы үзәгенең филиалы итеп үзгәртүдә һәм әлеге филиалның советка каршы эшчәнлегендә якыннан катнашканы өчен кулга алына.

Сорау алу беркетмәсендә: «өлешчә гаебен таныды», дип теркәлә, тиздән азат ителә.

Иҗаты

Рус дини философиясендә В.Несмелов, асылда, беренчеләрдән кеше турындагы православие тәгълиматының бербөтен фәлсәфи интерпретациясен булдыра. Философ Н.А.Бердяев аның «Кеше турындагы фән»ен дини антропология төзелешендә үзенә күрә бердәнбер тәҗрибә дип бәяли.

В.Несмелов үзенең тәгълиматын иң элек чынбарлыкны механик аңлау расланган, материализм һәм атеизм көчәйгән, мәдәни-цивилизация процессында матди омтылышлар киң колач алган шартларда христианлыкны саклау зарурлыгы белән дәлилли.

В.Несмеловның дөньяга карашы үзәгендә Яңа Гаһед вәхие кануннары буенча яшәүче, яшәргә тиешле һәм яшәячәк кеше феномены. Кеше феномены – кешенең үзендәге «физик» һәм идеаль шәхеснең фундаменталь дуализмы чагылышы ул. Кеше үзен «дөньяның гап-гади әйбере» итеп таный, аңа яраклашып яши, шул рәвешле кешедә «психик механизм» эшли башлый.

Бер үк вакытта кешедә «психик организм» да гамәлдә. Физик дөньядан аерылгысыз буларак карамастан, кеше – ирекле-гакыллы шәхес, асылы беркайчан үзгәрми торган тере гыйлем, шуңа күрә табигатьтән өстен.

В.Несмелов концепциясендә ул бернинди шартлар белән дә чикләнмәгән илаһи шәхес образы. В.Несмелов кеше шәхесе Аллаһка мөнәсәбәте буенча көзге түгел: шәхеснең тере эчтәлеге турыдан-туры «үз-үзендә яшәүче Аллаһ табигатен» ача дип раслый.

«Үзенең тере гыйлеме» аша хәзерге заман кешесе физик дөньяның башка яшәеш ачышы булуын танырга, дөньяви процесслар картиналарын логик эзлеклелектә төзергә мөмкин – кеше кылган гөнаһ нәтиҗәсендә барлыкка килгән вакытлы физик дөнья кеше белән бергә коткарылырга тиеш.

В.Несмелов христиан динен хисапсыз формулаларны хисапсыз кабатлау итеп түгел, бәлки безнең дөнья турындагы ап-ачык һәм тулысынча акылга муафыйк танып белүләребезнең барлык җыелмасы итеп аңлатырга омтыла, дини фикернең исә «философия ярдәмендә төпле фән җирлегенә» аяк басуын тели.

Виктор Несмелов. Кеше турындагы фән. 2009

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе

Хезмәтләре

Догматическая система св. Григория Нисского. Казан, 1887.

Вера и знание с точки зрения гносеологии. Казан, 1913.

Вопрос о смысле жизни в учении Новозаветного откровения // Русская философия: конец XIX – начало XX века. СПб., 1993.

Әдәбият

Епископ Константин (Горянов). Жизнь и творчество В.Несмелова // Человек. 1992. № 2.

Киносьян В.А. Загадка человека. Казан, 2006.

Автор – В.А.Киносьян